Путин Киевның Мәскәүгә һөҗүменнән соң берничә мөһим йөкләмә биргән

Россия Президенты Владимир Путин Мәскәүгә пилотсыз очкычлар һөҗүменнән соң дәүләт башлыгы һәм Югары башкомандующий буларак берничә мөһим йөкләмә бирде, дип белдерде аның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков «Мәскәү. Кремль. Путин» тапшыруында.

Ул билгеләп үткәнчә, дәүләт башлыгы Оборона министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм төбәк башлыкларыннан докладлар алган.

Аның сүзләренчә, Путин Украинадагы махсус операция темасына бик зур игътибар бирә.

 


Фикер өстәү