Татарстанлыларны кыска эш атнасы көтә

Киләсе атнада кыска эш атнасы көтә. 
Бу хакта Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

– Предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып, Россия Хезмәт кодексының 112 маддәсе нигезендә, 12 июнь – Россия көне, эшләми торган бәйрәм көне булып игълан ителде. Шулай итеп, 13-16 июньдә эш атнасы дүрт көнгә кадәр кыскара, — диелә хәбәрдә.


Фикер өстәү