Татарстан балалары Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән килгән делегацияне таң калдырды

Татарстан балалары Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән килгән делегацияне таң калдырды
7-9 июнь көннәрендә Казанда мәгариф министрларының «Формируя будущее» Халыкара форумы уза. Әлеге чара кысасында Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән килгән делегация «Бала-Сити» мәктәбе белән танышты.

Форумга Мисыр, Сенегал, Зимбабве, Куба, Белоруссия, Казахстан һәм башка илләрдән кунаклар җыелды. Чарада Россия Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенко, Россия мәгариф министры Сергей Кравцов, Россия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков та катнашыр дип көтелә.

«Формируя будущее» форумы белем бирү өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу мәйданы булачак.
Әйтик, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән килгән делегация форумның беренче көнендә үк Казанның дүрт белем бирү оешмасында кунак булды. «Бала-Сити» полилингваль белем бирү учреждениесенең эшчәнлеге белән аның җитәкчесе Альбина Насыйрова таныштырды.

– Кунаклар бездәге инновацияле проектлар турында аеруча кызыксынып тыңлады. Безнең остазларыбыз тарафыннан эшләнгән эксклюзив өстәл уеннарын бик ошаттылар. Бүгенге балаларга теге яисә бу телне, күнекмәне уен аша өйрәтү күпкә нәтиҗәлерәк бит. Уйнаганда алар бер-берсе белән аралашырга, командада эшләргә дә өйрәнә. Мондый программага әлегә дөньяда тиңнәр юк. Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән килгән коллегаларыбыз аңа карата кызыксыну белдерде. Билгеле, алар белән хезмәттәшлек итә алсак, без бик шат булыр идек, – дип сөйләде ул безгә соңыннан.

Делегация вәкилләре дә раслады бу сүзләрне. «Монда белем бирү системасы балаларга чын мәгънәсендә кызыклы. Шуңа нәтиҗәләре дә сокланырлык», – диде «Emirates schools establishment» җитәкчесе Мухаммад аль-Касим.

Альбина Насыйрова сүзләренчә, делегация вәкилләре өч телдә иркен сөйләшүче балаларны күреп, таң калган.

– Алар Татарстанда яшәүчеләрнең ике телдә сөйләшүен моңарчы да белгән. Ә инде балаларның өч телдә иркен сөйләшүләрен күргәч, аеруча сокландылар, – диде ул.


Фикер өстәү