Тәрәзәдә әҗәл сагалый

Быелгы җәй Алабугада яшәүче яшь гаилә өчен коточкыч фаҗигадән башланган. Әнисе кер юып йөргәндә, өч яшьлек кызлары тәрәзәдән егылып төшеп үлгән. Беренче июнь көнне Казанда да шундый фаҗигадә ике яшьлек баланың гомере өзелә. Түбән Камада бишенче кат балконыннан егылып төшкән дүрт яшьлек бала, бәхеткә, исән кала. Кызганыч, быелгы җәй әнә шундый хәбәрләре белән тетрәндерде.

Белгечләр чаң суга! Сугарлык та. Җәй башланырга да өлгермәде, Татарстанда инде тәрәзәдән егылып төшү аркасында өч бала зыян күрде. Бу бәхетсезлек очракларына, нигездә, ата-ананың игътибарсызлыгы, ваемсызлыгы сәбәпче, ди белгечләр. Ата-аналар исә бу фикер белән бик килешеп бетми.

Казанда яшәүче танылган блогер, өч кыз үстерүче Айгөл Темирбулатова фикеренчә, гаеп атта да, тәртәдә дә.

– Әти-әниләрне җавапсызлыкта гаеплисе килми. Балалар да бик шук бит хәзер. Дөрес, шәхсән үземнең күңелемә ятып бетмәгән бер күренеш бар. Күп әти-әни, кечкенә баланы нәрсә белән булса да мавыктыру өчен, аны тәрәзә төбенә бастырып, урам күрсәтә. Бу – бик зур хата. Ник дигәндә, бала моны шулай тиеш дип кабул итә башлый, – ди Айгөл. – Безнең тәрәзәдә махсус җайланмалар юк. Москит челтәре дә куймадык. Әмма бүлмәләрне җилләткәндә тәрәзәләрне беркайчан да төбенә кадәр ачып куйганыбыз юк. Безнең балалар ул кагыйдәләрне белә. Бездә тәрәзә төбенә басарга, тәрәзәне ачарга ярамый. Кызларыбыз шук түгел, сүз тыңлый. Шуңа ул яктан безгә җиңелрәк.

Республика клиник балалар хастаханәсенең хирургия ярдәме буенча баш табиб урынбасары Михаил Поспелов сүзләренә караганда, ел башыннан бирле Татарстанда барлыгы 14 бала тәрәзәдән егылып төшкән. Өчесенең гомере өзелгән. Араларында кечкенә балалар гына түгел, үзенең ни эшләгәнен белештерерлек 12 яшьлек бала да бар. Поспелов сүзләренә караганда, тәрәзәдән егылып төшкән балаларның, нигездә, баш сөяге, аяк-кулларына, баш миенә зыян килә. Умыртка баганасы сынучылар да шактый. Эчке органнарга кан саву очраклары да бар.

– Кызганыч, мондый фаҗигадән соң могҗизага өметләнүдән файда юк. Шәхсән үземнең эш тәҗрибәмдә шундый бер очрак кына булды. 2001 елда 9 нчы кат тәрәзәсеннән егылып төшкән бала исән калды. Ул гына да түгел, егылу аркасында баланың нибары тешләре генә сынган иде, – дип искә ала табиб. – Мондый фаҗигаләрне кисәтү тулысынча ата-ана җилкәсендә. Кечкенә баланың бар нәрсәне эшләп, капшап, тотып карыйсы килә бит. Шуңа күрә балаларны өйдә үзләрен генә калдырырга ярамый. Абый-апалары белән генә калдыру да куркыныч. Ник дигәндә, алар еш кына гаджетларда утыра, балада гамьнәре булмый. Тәрәзә яннарында урындык, өстәл кебек җиһазлар да тормаска тиеш. Алар ярдәмендә бала тәрәзә төбенә җайлы гына менә ала. Аннары ата-ана шуны да онытмасын иде: тәрәзәгә куелган москит челтәре егылудан сакламый, чебен-черкидән генә коткара. Шуңа күрә тәрәзәгә чикләгеч яки йозак куюдан да яхшысы юк.

Чикләгеч дигәннән, Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец яңа төзелгән һәр йорт тәрәзәсендә шундый җайланма булырга тиеш дип саный.

– Кулланылышка тапшырылган һәр йортта шундый җайланма булырга тиеш. Төзүчеләргә шундый таләп куярга кирәк. Әлеге тәкъдимне Россия Төзелеш министрлыгына да юлладым. Ә вазгыять катлауланганнан-катлаулана бара. Иске йортларда яшәүчеләр мондый җиһазларны үзләре куярга тиеш. Аз керемле гаиләләргә чикләгеч җайланмаларны бушлай кую өчен махсус дәүләт программасы да эшләргә була. Татарстан Дәүләт Советына шундый тәкъдим юлларга җыенабыз. Моның өчен ата-аналар да җаваплы, билгеле. Балалар саны болай да бик аз. Ә без булганнарын да саклый алмыйбыз, – ди омбудсмен.

Бер уйласаң, моның өчен әллә ни күп тә кирәк түгел кебек. Уяулыкны югалтмыйча, иң беренче чиратта, балаңа тәрәзә янына барырга ярамаганлыгын аңлатырга, аның үзен генә калдырмаска кирәк, ди белгечләр. Тәрәзәгә чикләгеч җайланма куюның да бер авырлыгы да юк ләбаса! 130–300 сум чамасы торган әлеге җайланманың бәясен дә бала гомере белән чагыштырырлык түгел.

Мондый фаҗигагә тарымыйк дисәгез, түбәндәге кагыйдәләрне истә тотарга кирәк, ди белгечләр:

  • Бала андый фаҗигагә ата-ана өйдә юк чакта ешрак очрый. Кечкенә балаларны игътибарсыз калдырмагыз.
  • Москит челтәренә ышанмагыз. Ул, киресенчә, фаҗигагә этәрә генә. Күп очракта балалар нәкъ менә шушы сетка белән бергә очып төшә.
  • Тәрәзә янында бернинди җиһаз тормасын, бала менәрлек булмасын.
  • Тәрәзәне өске якка каратып ачарга тырышыгыз.
  • Тәрәзәне берничә сантиметр гына ачарлык итеп чикләгеч куегыз.
  • Тәрәзәгә рәшәткәләр куйсагыз да, җаныгыз тыныч булыр.
  • Балага тәрәзәдән егылып төшү хакында еш сөйләп, кат-кат кисәтеп торыгыз.

Регина Фәхрисламова, педагог-психолог, балалар психологы:

– Замана ата-аналарының күбесе үз тормышы, үз үсеше белән мәшгуль. Шул сәбәпле күп кенә гаиләләрдә бала үз-үзенә тапшырылган була. Мондый фаҗигаләр саны артуга, иң беренче чиратта, әнә шул сәбәпче. Аннары ата-аналарның күбесе бала психологиясен белеп бетерми. Бу да мондый фаҗигаләр килеп чыгу ихтималын бермә-бер арттыра. Өч яшьтән башлап 5–6 яшькә кадәр бала «ярый-ярамый»ларны сеңдереп үсә. Бу чорда аңа бөтен куркынычсызлык кагыйдәләрен төшенгәнче аңлатырга, өйрәтергә кирәк. Әмма бала бу чорда бар нәрсәне эшләп карау теләге белән яна. Шуңа күрә кагыйдәләрне белә дип кенә тынычланырга ярамый. Бала тугыз яшьләрендә генә үлемнең нәрсә икәнен аңлый, аннан курка башлый. Бу чорга кадәр ата-анага аеруча уяу булырга кирәк.

Динә Гыйлаҗиева

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү