Иркутск өлкәсендә шаурмадан агуланучылар саны 48гә җиткән

Кешеләр җәмәгать туклануы ноктасында агуланган.

Иркутск өлкәсенең Братск шәһәрендә шаурмадан агуланучылар саны 48гә җиткән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының төбәк буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
11 кеше, шул исәптән 5 бала хастаханәгә озатылган.

Тикшерү комитетында әйтүләренчә, агуланучылар “Шаурму хочу” кафесында тукланган. Моңа кадәр дә әлеге кафеда тамак туйдыручыларның агулану очраклары булгалаган.
Сүз уңаеннан, Нижний Новгород өлкәсендә полиция хезмәткәре – хатын-кыз “Мистер Сидр” эчеп агуланган.


Фикер өстәү