Ял көне фетнәсе бик күп сорауларны җавапсыз калдырды

Россиядә җомгадан шимбәгә каршы төн гадәттән тыш яңалыклар фонында үтте. Пригожин җитәкләгән «Вагнер» хосусый хәрби компаниясе, көтмәгәндә илнең Оборона министры Шойгу һәм Генераль штаб җитәкчесе Герасимовны хыянәттә гаепләп, хәрби фетнә күтәрде.

Пригожин күптән инде рәсми хәрби җитәкчелек белән конфликтта, аның Россия армиясен дискредитацияләп ясаган чыгышларына югары җитәкчелек тиешле игътибарны биреп җиткермәде. Оборона министрлыгы бәйсез хосусый хәрби берләшмәләрне үз канаты астына җыярга тотынган иде тотынуын. Путин да министрлыкны яклады, чөнки илдә авыр хәрби техника белән коралланган бик күп хәрби компанияләр барлыкка килә башлады. Россия законнары буенча хосусый хәрби берләшмәләр тоту тыелган булуга карамастан, махсус хәрби операция фонында алар ишәйде һәм үсте. Дөрес, аларны закон кырына куып кертү буенча да эш алып барылды. «Вагнер» берләшмәсе исә, Сүриядәге сугыш елларында ук оешып, үзен нәтиҗәле итеп күрсәтте. Башка илләргә таралып, эш алып бара башлады. Зур империягә әверелә язды. Украина конфликтында катнашу дәвамында Пригожин үзен чамасыз бәйсез фигура буларак күрсәтте. 1 июльгә Россиядә Оборона министрлыгы барлык хәрби берләшмәләрне дә үз кулы астына алып бетерергә тиеш иде. Дата якынлашкан саен, «Вагнер» җитәкчелеге фетнәчел белдерүләрен ешайтты һәм ял көннәре алдыннан, ва-банкка барып, кораллы фетнә башлап җибәрде. Сылтау итеп, оборона министры Шойгу әмере белән «Вагнер» сугышчыларына ут ачып, үтереш башланды дигән хәбәр алынды. Газета хәбәрчесе вакыйгаларның агышын төн дәвамында күзәтеп торды. «Российская газета»ның телеграм-каналы төнге бер туларга 12 минут кала Террорга каршы милли комитетның Евгений Пригожин тарафыннан таратылган раслауларның нигезсез булуын һәм фетнәгә чакыру факты буенча җинаять эше ачылуын хәбәр иткән белдерүен элде. Шуңа карамастан, гыйсъянчылык хәрәкәте дәвам итте. Пригожинчылар иртәнгә инде Ростовны кулларына төшерделәр, Мәскәүгә таба хәрәкәт башланды.

Путинның аларны хыянәттә гаепләгән чыгышы да, кайбер генералларның акылга килергә чакырулары да нәтиҗә бирмәде. Дөрес, яшен тизлегендә башланган һәм каршылык күрмичә диярлек барган бунт аннан да тизрәк төгәлләнде дә. Путин үтенече буенча Лукашенко Пригожин белән сөйләшүләр алып барган икән, кичкә фетнәче тәртәләрне кире борырга килеште. Бу уңайдан мәгълүмат кырында бик күп фейклар таратыла. Вазгыять бик томанлы, әлбәттә. Әмма иң мөһиме: каршылык гражданнар сугышына әйләнеп китмәде. Күп кан коелмады. Массалар нейтралитет күрсәттеләр, фетнәчеләрне яклаган массакүләм чыгышлар булмады. Җавапсыз бик сораулар калды, билгеле. Аларның чишелеше эзләнә дип аңлыйк.

                                               Рәшит Фәтхрахманов

 

 


Фикер өстәү