Украинадан кайткан Фирдүс Тямаев: “Үлә калсак, дип бәхилләштек… Дөнья хәлен белеп булмый бит”

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев махсус хәрби операция башланганчы ук спецназ егетләренә ярдәм итә иде. Ул аларга кулдан килгәнчә, туган яктан ярдәм җибәреп торды.

Үзенең концертларында шушы егетләргә атап һәм махсус хәрби операциягә киткәннәргә багышлап җырлар башкарды, аларның якыннарына бүләкләр таратты, үз чыгышларына чакырып кунак итте. Инде менә Фирдүс күптәнге хыялын тормышка ашырды. Ул егетләр янына Украинага барып кайтты.

– Бертуган энем Фирзәр беренче көннән алып андагыларга ярдәм ташый. Минем дә аның белән барасым килә иде. Әмма ул мине ияртмәде. Бер йорттан ике кеше йөрмәсен, диде. Ул китеп өч көн узгач, мин юлга кузгалдым. Кайтуын энем белән бергә кайттык. Фирзәрне аңлап була, ул куркынычсызлык ягын кайгыртты, – ди Фирдүс. – Әле менә үзебез дә Украинага килеп җиткәч, егетләр белән бер-беребездән гафу үтенеп, үлә калсак дип бәхилләштек. Дөнья хәлен белеп булмый бит. Басу уртасында ни көтәсен берәү дә белми. Анда бөтенләй башка мохит. Урамнарга хәрби машиналар, солдатлар… Уйланмас җиреннән уйланырсың! Ул якларда әле искелек икән. Машиналар да совет заманыннан калган. Шаккатып кайттык.

Тормышыннан канәгать булмаганнарны Украина чигенә алып килү дә җитәр иде, ди җырчы.
– Монда бит бездә агып яткан су да кадерле. Егетләргә аны ике көнгә бер китерәләр. Шартлар бөтенләй башка. Мондагылар тормыштан зарланмасын. Бик күпне белмибез икән, — ди ул. – Ярый бардым әле. Минем җырларымны җырлаучы егетләр белән күрештек. Анда инде җырлыйсы килмәде. Әле менә Нурлаттан махсус хәрби операциягә киткән егетләр янына да барырга исәп бар. Хәбәрдә торабыз. Алар алгы сызыкта. Исән-сау күрешергә язсын!

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү