7 июль көне тарихта ниләр белән истә калды?

Иван Купала көне

Иван Купала яки Купайла – славян халкында борынгыдан Кояш, җәй һәм печән өлгерү бәйрәме буларак билгеле. Бу көнне кешеләр чәчәк бәйләмнәрен билләренә бәйләгәннәр, башларына үләннәрдән үрелгән тәкыялар кигәннәр. Коры ботакларны бер-берсенә ышкып, «тере ут» чыгарганнар, учак якканнар. Учак уртасына кояш символы – янып торган тәгәрмәч куйганнар.

Су коену бәйрәмнәре мәҗүсилек вакытында Кояш алласы хөрмәтенә оештырылган. Заманча бәйрәм итүгә күчкәннән соң Иван Купала 7 июль көнне (төгәлрәк, 7 июльгә каршы төндә) уздырыла башлый. Кайбер Европа илләре Иван яки Изге Иван көнен (Иван Купалага охшаш) элекке стильдә – 20 июньнән 26 июньгә кадәр үткәрә.

 Урман сагы авиациясенең туган көне

7 июльдә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен Россия Федерациясе Авиа урман сагы хезмәткәрләре билгеләп үтә. 1921 елда Мәскәүдә узган урман конференциясендә урманнарда патрульләр үткәрү өчен авиацияне җәлеп итү кирәклеге турындагы доклад белән профессор Г.М. Турский чыгыш ясый. Киләсе елда ук шундый очышлар башлана.   Урман сагы авиациясенең туган көне – 1931 елның 7 июлендә. Бу көнне Түбән Новгород өлкәсе аэродромыннан урман массивларын авиапатрульләштерү максатыннан По-2 самолеты күтәрелә. Бу беренче махсус оештырылган очыш дип санала.

Чесмен сугышы

1770 елда Россия империясе флоты Чесмен сугышында төрек флотилиясен җиңүгә ирешә. Триумф хөрмәтенә Екатерина II медаль  ясарга куша. Анда бер генә «Было» дигән сүз языла, бу «Төркия флоты булды, ә хәзер ул юк» дигәнне аңлата. 2012 елда Россия Президенты Владимир Путин «Россиянең хәрби дан көннәре һәм истәлекле даталары турында»гы ФЗга төзәтмәләр имзалый.  Шулай итеп, Чесмен сугышында рус флотының җиңүе илнең хәрби дан көннәре исемлеген тулыландыра.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 


Фикер өстәү