Марат Кәбиров: «Төссезлек тантанасы кайчан бетәр?»

Төн җитмәгән әле, кояш батып, эңгер генә иңгән. Күз бәйләнә бара. Тирә-юньдәге бөтен нәрсә асыл төсен җуеп, соры булып күренә. Бөтен төсләрне бергә кушып бутаганнар да шуннан уртача бер нәрсә барлыкка килгән шикелле – нинди төс икәнен дә чамаларлык түгел. Төссез бер төс инде шунда…

Авылның әллә нинди дәртле чаклары булган ул. Әле без бәләкәй чакларда да көн саен диярлек ниндидер яңалык чыгып тора, телдән телгә күчеп, мизгел эчендә тарала, өлкәннәрне «Кит аннан! Булмас ла…» – дип, тел шартлатырга мәҗбүр итә торган иде.

Сәгъдәт дигән бер абзый була торган иде. Салырга ярата яратуын, әмма үзе ут кебек: җитмәгән җире, эшләмәгән эше юк. Кылмаган юләрлеге дә юк иде бугай. Алма бакчасына төшкәнебезне күреп калгач, ул хәтта безне дә: «Менә пычак, хәзер суям», – дия-дия, учын-учка ышкый-ышкый, урам буйлап куып йөргән иде. Пычагы юклыгын белсәк тә курыктык ул вакытта. Менә шул абзый бер язны күршеләренең агач ботагын кисәргә дип менгән. Ул кадәр биеккә үрмәләргә берәүнең дә йөрәге җитмәс иде, ә бу менеп киткән. Кул пычкысы белән ботакны кискән уңайга урамнан узучыларга кычкырып утыра икән. «Фәлән түткәй, хәлләр ничек! Саескан сыман гына күренәмме?» – дигәнен кызык күреп сөйләп тә йөрделәр әле. Җырлап та ала икән үзе: «Ала карга дигән, ай, асыл кош Агач башларына ник кунган…» Шул рәвешле үзен кошка тиңләп утыра торгач, бер мәлне очып та төшкән. Җиргә дә түгел хәтта, койма тактасына биле белән эләккән.

Авыл халкы аһ итте инде. Кызгандылар, аннан да бигрәк шулкадәр биек агач башына менә алуына аптырадылар. Без, малайлар, соңыннан махсус барып карадык – ул кадәр биеклеккә хәтта без дә менәргә шүрләр идек. Анда кадәр менеп җитә алсак, чынлап та үзебезне кош сыман тояр идек. Бу бит әле балта-пычкысын тоткан килеш менгән. Хәйран калырлык бар.

«Үләр инде, я гарипләнеп калыр», – дип борчылышты авыл халкы. Ә бу бер атна үтүгә кайтып төште дә баскан җирендә тузан уйнатып йөри башлады.

Икенче бер абзый колхоз бозавын урлап тотылды. Бу хакта ишеткәч, авыл халкы чынлап та тел шартлатып, башын чайкарга мәҗбүр булды: «Кит аннан, агай! Булмас. Ул кешенең сукыр бер тиененә дә тия торган адәм түгел бит!» Каршы төшүчеләр дә табылмый калмады: «Кешенекенә, бәлки, тимәс иде. Ул бит колхозныкына тигән. Төнлә. Беркем күрмәгән чакта…»

Тикшерә торгач, ачыкланды бугай барысы да. Бу эштән кайтышлый сыерлар җәйләве янындагы буага балыкка барган да соңга калган. Җәяүләп кайта-кайта караңгыга калган. Елга буйлап барганда, су уентыгындагы сазлык сыман урында чыпылдап яткан җан иясен күреп калган. Бозау көтүе сулауга төшә торган урын инде бу. Теге җан иясенең бозау икәнен белгәч, бер дә уйлап тормыйча, шунда кереп киткән. Көч-хәл белән сөйрәп чыгарган моны. Бозау ярга чыккан да хәлсезләнеп егылган. Нишләргә хәзер? Калдырып китсәң, ерткыч-җанварга эләгүе бар. Күтәреп йөртерлек түгел. Җәйләү дә, ферма да әллә кайда ук. Елга ярындагы таллардан арата шикелле нәрсә ясаган да бозауны шунда салып, өенә сөйрәп алып кайткан. Һәм бозау урлаучыга әйләнгән.

Мондый хәлләрне сөйли башласаң, бик озакка китәр иде. Әлегә җитеп торыр. Элекке кеше «энергичный» булган дип әйтәсем генә килә, дәрте-дәрманы ташып торган аның. Бер нәрсәгә дә битараф кала алмаган.

Хәзер алай түгел бугай. Һәрхәлдә, бүген мин бөтен авыл буйлап эзләсәм дә, фәлән метр биеклегендәге агач башына менеп, ботак кисәрлек сыңар адәм дә таба алмаячакмын. Күбесе менә алмый, менә алганы иренә, үзенә кирәкмәгәч, юкка көч түгәргә теләми. Ә елга уентыгындагы сазлыкта чәбәләнеп яткан бозауны коткару өчен төнлә түгел, көндез дә ләмле суга кереп китми хәзерге кеше. Беренчедән, ул аны күрми уза. Күрсә дә, игътибар бирми, игътибар бирсә дә, суга керми. Колхоз малын коткарам дип, үзенең дә батып үлүе бар чөнки. Кызганмый ул аны. Хәзерге кеше белән хис-тойгы түгел, исәп-хисап идарә итә.

Мин менә элекке абзыйларны искә төшереп карыйм да… Төрлесе төрле кеше аларның, мактаулылары да, яманаты чыкканнары да бар. Ләкин аларны һәркайсы үзенчәлекле, дәртле, энергиясе ташып тора торган кешеләр булган. Һәркайсы – кабатланмас шәхес. Хәзер андыйлар бармак белән генә санарлык. Бернинди калыпка да сыймыйча, ут уйнатып яши торган кешеләр юк. Булса да сирәк. Әллә без күрмибез, әллә үзләре күзгә чалынмаска, бүтәннәр кебек үк булып күренергә тырыша.

Без ничектер бертөрлерәк бәндәләргә әверелеп беттек бугай. Бер үк төрле фикер йөртәбез, бер үк сүзләр сөйлибез, бер үк эшләр эшлибез, бер үк төрле яшибез. Күбрәк мөлкәт тупларга, тормыш шартларын җайларга, проблемаларны юк итәргә тырышып гомер итәбез дә ахыр чиктә үзебез бер проблемага әйләнәбез. Нәкъ менә эңгер ялмап алган дөнья сыман. Барыбызны да бергә кушып бутаганнар да шуннан ниндидер бер соры кавем килеп чыккан – нәрсә икәнен дә чамаларлык түгел. Төссез бер төс… Кешелексез кешелек…

Гел генә болай булмас инде ул. Кайчан да булса йолдызлар да кабат үз урыннарын алыр… Кояш та чыгар… Ләйсән яңгыр явып китәр дә салават күпере пәйда булыр… Дөнья мең төсләргә кереп балкый башлар.

Ә әлегә… Мин эңгердә яшим…

Төссезлек тантана итә.

Марат Кәбиров


Фикер өстәү