Бер хатын мошенникларга 3 миллион сум акча күчергән

Башкортостанның Нефтекамск шәһәрендә яшәүче бер хатын ялган брокерлар аркасында өч миллион сумыннан колак каккан, бу хакта Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәткәрләре хәбәр итә.

Нефтекамада яшәүче 50 яшьлек хатын белдерүенчә, аңа еш кына «инвестиция компаниясе» хезмәткәрләре вклад өчен зур процент тәкъдим итеп шалтыраткан. Зыян күрүчене моның белән кызыксына башлаган һәм 1,5 миллион сумлык кредит рәсмиләштергән.

Ул акчаларын «компания менеджерлары» күрсәткән реквизитларга күчергән. Тик соңыннан аңа янә шалтыратып, күчерелгән сумма бик аз һәм зур табыш алып булмаячак, дип хәбәр итәләр. Ханымга тагын бер миллион ярым сум акча кертергә кирәк була.

Ул тагын бер кредит ала һәм барысын да алар әйткәнчә эшли. Әмма шуннан соң «компания хезмәткәрләре» аның шалтыратуларына җавап бирми башлаган.

Хәзерге вакытта әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү