Ишегалдын гөлгә күмгән Резеда Гарипова: «Тозлыйсыңмы, кайнатма ясыйсыңмы?» дип көләләр иде»

Балтач районының Кили авылында яшәүче Гариповлар тирә-ягын чәчәкләргә күмгән. Чүлмәкләрен санап бетерерлек түгел. Хәзер гаилә башлыгы Җәмил дә хатынына: «Моның кадәр чәчәкне кая куясың? Тозлыйсыңмы, кайнатма ясыйсыңмы?» – дип шаяртмый инде. Матурлыкны бергәләп тудыралар.

Гариповларның ишегалдындагы гүзәллекне, үткән-сүткәндә, капкадан башын тыгып караучылар да аз түгел. Авылга кайткан саен, төшеп кенә кара инде шулкадәр тамашаны, дип, мине дә түбән очка чакыргалады авылдашларым. Чүлмәкләр ишәйгән саен, Резедага соклану арта гына бара. Аның әйбәт килен икәнлеген дә беләбез. Инсульт кичергән 86 яшьлек каенанасын, церебраль параличлы 58 яшьлек каенапасы Асияне тәрбияли ул. Дини кануннар буенча яшәгәч, башкача мөмкин дә түгелдер. Күрше Кариле авылыннан килен булып килүенә 24 ел икән инде. Җәмиле белән өч бала үстерәләр. Төпчекләре  Сәмиргә – 6 яшь. Шамилләре быел армиядән кайткан. Кызлары Камилә Казанда эшли.

– Каенанам белән килешеп торабыз. Тормыш булгач, төрлесе була анысы, әмма ямьсезләнешкәнебез юк. Җәмилем бик әйбәт. Ул хатынны – хатын, әнине әни итеп күрә белә. Хатын-кызның бәхете ирдән тора. Әйдә, бакчаны болайрак бизибез, дип, идеяләр дә биргәли. Балчыкны ул алып кайта. Ул да  гүзәллек ярата, – ди Резеда.

Чәчәкләрен карау өчен элегрәк иртәнге сәгать 4тә торырга туры килгән аңа. Райондагы сөт-май заводына эшкә киткәнче, бакчага чыгып, чүбен утаган, суын сипкән. Өйдәгесен дә тәртиплисе бар дип, быел 18 ел хезмәт куйган эшеннән киткән икән. «Арып китсәң, чәчәкләр янында ярты сәгать кайнашу да барысын да оныттыра», – ди.

– Чәчәк яратмаган хатын-кыз бармы икән ул? Аны һәрберебез ярата бит. Элек бакчада гына үстерә идем. Петунияләр күрдем дә чүлмәкләргә утырта башладым. Ишегалдын матурайтасым килде. Аннан калибрахоа, эустома, бальзамин, гортензия һәм башкаларын сатып алдым. Башка елларны чәчәкләрем шаулап үсә иде. Быел әллә эссе булгангамы, бик күпереп утырмыйлар. Махсус урында яшь үсентеләр тотам. Картаеп китсәләр, ямьсезләнә башласалар, искеләрен яңага алыштырам. Шулай итеп төрләндереп торам, – дип елмая ул.

Резеданың чәчәкләргә булган мәхәббәте әнисе Һидаядан килә. Ул да гөлләр белән хикмәтләнә. Һәр почмагы, өе – гөлчәчәк. Кайда яңа төр орлык күрсә, утыртып карый икән. Үсентеләрен Резедага да үстереп бирә. «Зинһар, акча түгеп алма», – ди икән. Резеда үсентеләрне баштарак Марий Эл Республикасына барып алып кайткан. Хәзер инде районда да чәчәк үстереп сатучылар бар. Шуңа күрә ерактан эзлисе юк. «Кайда чәчәк сатсалар, шунда – Резеда», – диләр аның турында. Үзе исә чәчәк үстереп сату белән шөгыльләнергә җыенмый. Моның өчен вакыт һәм акча кирәк. Дөрес, чыгымнар болай да күп, әмма матурлык хакына акча жәл түгел.

Ә менә утырткан чәчәкләренең берсенең дә үсмичә калганы юк икән. Чәчәкләрен  ашлап тора. Югыйсә чәчәк атмаячаклар. Арада эустома кебек көйсезләре дә бар бит. Чәчәкләр дә авырый. Үзен бакчачы дип санамаса да, интернетта тиешле дәвасын таба.

– Кырау төшә, дисәләр, моның кадәр чүлмәкне нишләтәсең? – дип сорадым аннан.

– Баштарак беседка, теплицага куеп тордык. Соңгы кырауда барысын да  ишегалдында калдырган идек. Кайберәүләрнең бәрәңге, кыярларын кырау сукты, ә безнекенә тимәгән. Чүлмәкләрне каядыр урнаштырып бетереп тә булмый, – ди ул.

Гортензияне ашлау ысулы

Әлеге чәчәкләр әчкелтем туфрак ярата. Шуңа күрә төпләренә ылыс сипсәң була. Ашлау өчен Резеда түбәндәге ысулны куллана:

– Ун литр суга 1 литр кефир кушып сибәргә. Шул ук күләмдәге суга ярты пачка лимон кислотасы салырга да мөмкин.

Сәрия Мифтахова

 

 

 


Фикер өстәү