Балтач кырларында агитбригадалар игенчеләрнең кәефен күтәрепйөри

Бу көннәрдә кырларда урак өсте гөрли. Кырга чыккан игенчеләрне тизрәк эшләгез дип кызулатасы юк, алар, чабыш аты кебек, старт бирелгәч, финишка барып җиткәнче көнне- төнгә ялгап эшләргә дә әзер.

Шулай эшлиләр дә. Авыр хезмәтләренә вакытында тиешле бәя биреп, кызыксындырып, кәефләрен күтәрә белергә генә кирәк. «Теге» заман методлары кебек тоелса да, атналык ярыш җиңүчеләрен билгеләү, аларга вымпеллар, акчалата бүләкләр, сертификатлар тапшыру, кырларга, ындыр табакларына агитбригадалар чыгышларын оештыру да үзен аклый дип саный Балтач җитәкчелеге. Ел да эшне шушы тәртиптә оештыралар, быелгы урак та искәрмә түгел.

Инде вымпеллар, сертификатлар алучылар саны көнләп арта, кырларда агитбригадалар да булырга өлгергән. «Ел да без беренчеләрдән булып, басуларга чыгарга, игенчеләргә аз гына ял минутлары бүләк итәргә тырышабыз. Быел да кырларны йөреп кайттык. Безнең чыгышыбыз аларга көч биргәндер дип уйлыйбыз, бик күңелләре булып, рәхмәтләр әйтеп калдылар»,- ди Ор мәдәният йорты директоры Раушания Гайнуллина.


Фикер өстәү