16 яшьлек үсмер ни өчен сөйгән кызын үтергәнен аңлаткан

Ул, көнләшүдән бу адымга бардым, дигән.

17 яшьлек кызны үтерүдә гаепләнелүче 16 яшьлек үсмер сорау алу барышында сөйгәнен үтерүен көнләшүгә бәйләп аңлаткан. Бу хакта URA.RU яза.

Аның әйтүенчә, кыз үзе үк аны шундый коточкыч гамәлгә этәргән. Янәсе, башка егетләр белән дә йөргән.
“Бермәл ул аннан көнләшә башлаган. Сорау алу барышында үзен тыныч тоткан. Кызны түгел, ә үзен кызганган. Полиция хезмәткәрләре үсмернең инде күптәннән наркотиклар куллануын ачыклаган”, – дип сөйләп үткәннәр басма хәбәрчесенә.

Исегезгә төшерәбез: җиденче августка каршы төндә Екатеринбургта 16 яшьлек үсмер йөргән кызын пычак белән кадап үтергән. Хәзерге вакытта тикшерү алып барыла.


Фикер өстәү