Казанда бер ир улын пычак белән кадап үтергән

Казанда бер сәрхуш ата улын пычак белән кадап үтергән. Фаҗига Короленко урамында килеп чыккан, дип яза Kazanfirst.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, алар кәеф-сафа корып утырган. Үзара ниндидер бәхәс чыгып, болар сугыша ук башлаган. Бермәл ата кеше кулына пычак алып, баласына һөҗүм иткән.
Күршеләре әйтүенчә, бу фатирда ызгыш-талаш еш булып торган. Гаилә элек әйбәт яшәгән. Вәхшинең хатыны биш ел элек вафат булгач, барысы да үзгәргән.
Хәзер тикшерүчеләр килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклый.


Фикер өстәү