Тавышланучыларны нишләтергә? «ВТ» юристы АҢЛАТА

Миңа – 73 яшь, Биектауда яшим. Төн буе урамда шаулашып чыгалар, машиналардан музыка акырталар. Оныклар куркып уяна. Кемгә мөрәҗәгать итеп карыйк икән?

Биектаудан Ринат бабагыз

«ВТ» юристы Булат Закиров:

– Иң элек әлеге проблемага кагылышлы законнарга күз салыйк. ГОСТ Р 52231-2004 стандарты автомобильләрдән чыга торган тавышны 96 децибелдан да артык булырга тиеш түгел дип билгели. Бу очракта двигатель тавышы гына түгел, ә машина салоныннан килә торган һәм сигнализация тавышы турында да сүз бара.

Хәзерге вакытта тавышның рөхсәт ителгән чиге санитар-эпидемиологик кагыйдәләр һәм 1.2.3685-21 нормативлары белән дә көйләнә. Бу документ нигезендә, торак йортлар белән турыдан-туры тоташкан территориядә тавышның максималь дәрәҗәсе көндез 55 децибелдан, төнлә (23:00 сәгатьтән 07:00 сәгатькә кадәр) 45 децибелдан артык булмавы билгеләнә. Күрсәтмәләрне бозган өчен җаваплылык РФ Административ хокук бозулар Кодексының 6.4 маддәсендә билгеләнгән. Гади кешеләр өчен штраф күләме – 500–1000 сум.

Нәрсә эшләргә?

  1. Үзара аңлашуга өметләнеп, шау-шулы машина хуҗасына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Ләкин бу очракта әйткәләшү, конфликт туу куркынычы бар.
  2. Полиция чакыру. Полиция хезмәткәрләре бу очракта законсыз гамәлләрне туктатырга, административ хокук бозу турында беркетмә төзергә тиеш.

Фикер өстәү