Бүген иртән Санкт-Петербургның Металлистлар проспекты белән Дегтярев урамы чатында, Большеохтинск зираты тирәсендәрәк, котчыкмалы юл фаҗигасе булган. Бу хакта “Фонтанка.ru” яза.
“Өч автомобиль бәрелешкән. Юлда ике кеше ята. Тагын берсе – “Лада” машинасында”, – дип сөйләп үткән фаҗиганең шаһиты басма хәбәрчесенә.