23 август көне тарихта ниләр белән истә калды?

Халыкара Коллар белән сәүдә итүне юкка чыгару көне

ЮНЕСКО Генераль конференциясе резолюциясе нигезендә Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан 1997 елда гамәлгә куела.  1791 елның шушы көнендә Саити һәм Доминикан республикасында коллар баш күтәрә. Бу коллыкны бетерә башлауга сәбәп була.

Сугышчан дан көне

Совет гаскәрләренең Курск дугасында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар иткән көн. Үҗәтлеге белән Курск сугышына тиңнәр булмый. Әлеге сугышта совет солдатларының батырларча җиңүе һәм һәлак булучылар истәлегенә Россиядә Сугышчан дан көне билгеләнә.

Килешү көчен югалта

84 ел элек (1939) Мәскәүдә СССР белән Германия арасында һөҗүм итмәү турындагы килешүгә кул куела. Ул Молотов-Риббентроп пакты буларак билгеле. Документны Советлар Союзының  тышкы эшләр министры Вячеслав Молотов һәм Германиянең тышкы эшләр министры Иоахим фон Риббентроп имзалый. 1941 елның 22 июнендә, Германия Советлар Союзына басып кергәннән соң,  бу килешү үз көчен югалта.

Йолдыз

88 ел элек (1935)  СССР Халык Комиссариаты һәм Коммунистлар партиясенең Үзәк Комитеты карары белән  Кремль манарасындагы ике башлы бөркет биш почмаклы йолдызга алыштырыла. «Искелек калдыгыннан котылу» турындагы мондый сөйләшүләр 1917 елдан бирле алып барыла.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 


Фикер өстәү