Ризык булсын! Быел бәрәңге уңышы ничек? 

Уңыш уртача, булганы җитә! Быел яз иртә килү сәбәпле, бәрәңгене инде казып алып, базга салып куючылар да бар. Эшләрен тәмамлаганнарның күпчелеге уңышның уртачадан яхшырак булуын әйтә. Дөрес, бакчаларында мул уңыш алучылар белән беррәттән, кәефләре кырылганнар да бар. Кыскасы, быелгы үзенчәлекле җәйгә нәтиҗәләр ясар чак җитте.      

Өлгергәнме?

Узган атнада республика халкы акрынлап бәрәңге уңышы җыюга кереште. Кемдер балаларының укулары башланганчы эшен бетереп куярга ашыкса, кемдер өлгергән булгач, уңышны һаман да җир астында яткыруны яхшысынмый. Дөрес, араларында «күршедән калмыйк» дип тырышучылар да юк түгел. Әле иртәрәк дип, сентябрьне, көннәрнең суытып җибәргәнен көтүчеләр дә күп.

Буада яшәүче һәвәскәр бакчачы Мөхәррәм Мөхәммәтҗанов бәрәңгене апрель башында ук утыртып гаҗәпләндергән иде. Шуңа күрә уңышны да беренчеләрдән булып җыеп алды ул.

– Әлегә минем өчен уңышлы сорт – «Ажур». Ул корылыкка да чыдам, кышны да яхшы чыга. Бозылганы да, үреп караганы да юк. Базда кышлап, тәме дә яңа бәрәңгенеке сыман кала. Быел бәрәңге мәйданым 20шәр метрлы 20 буразна иде. Шуның күпчелек өлешен «Ажур» алып торды. Уңышы да шәп. Бер метр буразна 5,2 килограмм уңыш бирде. Соңгы елларда бер бәрәңге зурлыгы 360 граммга җиткән булса, быелгы рекорд 500 грамм булды. Бераз «Лидер» сортын да утырттым. Ул да – яхшы сорт, «Ажур»дан 3–4 көн алданрак өлгерә, тик дым ярата, – диде ул.

Социаль челтәрләрдә актив бакчачы башка кешеләр белән дә аралашып, тәҗрибәләре белән уртаклашып тора. Аның әйтүенчә, быел «икенче икмәк» күпчелек кешедә уртача уңыш биргән.

– Быел яз иртә килгәнлектән, күпләр бәрәңгене иртә утыртты. Һәм андыйлар отты да, чөнки кырауларга кадәр тамырларын яхшылап җәеп калды. Шуңа күрә суыклар зур зыян сала алмады. Минем үземнекеләрне дә тулысынча кырау сукты бит, ләкин иртә утырткач, җиңел генә тернәкләнеп киттеләр. Кешеләр әйтүенчә, уңыш төрле җирдә төрлечә. Моның сәбәпләре дә төрле. Симәнәсе алыштырылмаган, яңгыр сирәк эләккән якларда уңыш та куандырырлык түгел. Җәй кызу булганлыктан, кайберәүләрнең бәрәңгеләре җир астында үрә дә башлады. Ләкин безнең якларда уңыш күпчелек кешедә начар түгел. Яңгырлар да булды, – диде Мөхәррәм Мөхәммәтҗанов.

Бәрәңгене кайчан алу яхшырак соң? Аның өлгергәнлеген каян белергә? Оста бакчачы аның берничә ысулын әйтте.

– Бәрәңге 73 көндә өлгерә. Шуңа күрә кыраулардан соң утыртучыларныкының да өлгерергә вакыты бар. Көз озын бит. Сабаклары яшел булса да, йолкып карагач, бәрәңгесе туфракта кала икән, өлгергәнлекне аңлата. Ияреп чыкса, үсәргә вакыт бар дигән сүз. Безнең үзебез утырта торган сортның сабаклары яшел булса да, уңышын җыеп алдык инде. Мондый бәрәңгене җир астында тотуның мәгънәсе юк, – дип аңлатты ул.

Тәҗрибәле фермер Минталип Миннеханов та бу мәсьәләгә карата үз киңәшләрен бирде. Бакчаның 80 проценты саргайса, бәрәңге сабагын чабып алырга кирәк, ди ул. Казыганчы 10 көнләп тотсагыз яхшы, чөнки сабагыннан өзелгән бәрәңге бу вакыт эчендә ныгый, инфекцияләр дә юкка чыга.

– Өлгерешкә килгәндә, анысы сортка бәйле, –  ди ул. – Хәтта 45 көндә ашарлык булып өлгерә торган бәрәңге бар. Ләкин ул бик тәмле булмый. Кышка саклар өчен уртача һәм соң өлгерә торган сортларны сайлыйлар. Май башында утырткан бәрәңгеләр алырлык булып өлгерде инде хәзер.

Бары җитә   

Мамадыш районының Баскан авылында да уңыш җыеп алучылар бар.

– Без бәрәңгене 30 апрельдә утырттык. Җәй бик эссе булды, безнең якларда яңгыр 2–3 тапкыр гына яуды. Шуңа күрә булдыра алганча су сиптек. 19 августта бәрәңгенең эшен тәмамлап куйдык та инде. Гомумән алганда, уңыш әйбәт булды, су сипкән җирдә тагын да яхшырак, – диде Гөлназ Гыйләҗева.

Ә менә кукмаралылар эш башлар өчен сентябрь урталарын көтә.

– Бездә бакча казыган кеше юк әле. Иртәрәк дип уйлыйбыз, – диде Бакчасарай авылыннан Чулпан Һадиева. – Кирәк кадәр генә ашарга алгалыйлар. Үзебез бер тапкыр гына алып карадык. Эре булса да, өлгермәгән иде, тәмле булмады. Әле безнең бәрәңге сабаклары ямь-яшел. Елдагыча, сентябрь урталары җитмичә алмабыз, дип планлаштырып торабыз.

Соңгы ике елда күпчелек кеше бәрәңгенең начар үсүеннән, уңышның вак булуыннан зарланган иде. Гомумән алганда, быел халык белән аралашканнан соң, хәлләр начар түгел, дигән нәтиҗәгә килдек. Хәер, ара-тирә начар уңыш алуларын да әйттеләр.

– Балык Бистәсе районында яшәүче әти-әниләрнең бәрәңгесе начар булды, – диде Алисә Шәрәфиева. – 4 капчык утырткан булганнар. Ашар өчен 8 капчык уңыш җыеп алганнар. Орлыклык та бераз гына җыелган. Әни, су сипкән җирләре генә сөендерде, калган урыннарда бик начар, диде.

Ә менә Азнакай якларында яшәүчеләр быел яхшы уңыш алырга өметләнә.

– Без ике ел рәттән бәрәңге уңышын ала алмадык. Бик вак булды. Быел бәрәңгене бер бакчага май урталарында, икенчесенә июнь урталарында утырттык. Ара-тирә ашар өчен генә алып керәбез. Уңыш начар булмаска охшаган. Беренче бакчадагы бәрәңгеләр озак тишелә алмыйча ятты, аларына иң кирәк вакытта яңгыр да аз эләкте. Ә менә икенче бакчага утырткан бәрәңгегә июль яңгырларының шифасы зур булды. Алары июль ахыры – август башында да ап-ак чәчәктә утырды әле. Үсәргә вакыт бар, өлгерерләр, дип уйлыйбыз, – диде Беренче Май авылыннан Зәлифә Мостафина.

Зөһрә Садыйкова

Бәрәңге уңышы ничек? 

Гөлназ Шәйдуллова (Балык Бистәсе):

  • Без бәрәңгене 1 майда утырткан идек. Шуннан соң суыклар һәм корылык китте. Бәрәңге бер ай җир астында тишелеп чыга алмыйча ятты. Аннан соң яхшы гына күтәрелеп китте. Узган атнада алдык та, чөнки сабаклары кибеп, корып беткән иде. Бер төптән бик аз, 3–4 бәрәңге чыкты. Ләкин алар эре булды.

Рамил Ханнанов (Казан):

– Без алдык та базга да салып куйдык. Сабак кипте, бәрәңгеләр йомшый, пешә. Вакыт сузудан мәгънә юк. Узган ел да шулай 10 августта алган идек. Бәрәңгебез бик яхшы сакланды. Иртә, уртача өлгерә торган сортларның алырга вакыты җитте инде. Хәзер элекке заман түгел, һава торышы үзгә, барлык яшелчә, җиләк-җимеш иртә өлгерә.

Ризәлә Фәйзуллина (Арча):

– 30 апрельдә җиде-сигез чиләк тирәсе бәрәңге утырткан идек. Мул уңыш алдык, бәрәңгеләребез бик эре булды. Ике капчыкны симәнәгә дип калдырдык. Җәй коры булды бит, шуңа күрә суны үзебез сипкәләдек. Сортларга килгәндә, «Самбо» дигәненең уңышы аеруча шәп булды. Моннан тыш,  «Люкс», «Коломба», «Горняк» дигәннәре дә начар түгел. Соңгы берничә ел гел шулай иртә утыртып, иртә ала башладык. Узган ел 13 августта ук бакча эшен бетереп куйган булганбыз.

Рәйхана Шакирова (Алабуга районы Көек авылы):

– Авылдашлар алгалый башлады инде. Яңа җиргә утыртканнарның уңышлары начар түгел. Без сабыр итәбез әле, тишелүе дә соң булды. Бик мул уңыш булыр дип әйтеп булмас. Күпме булса да, җитәр, аның өчен борчылмыйм. Иң мөһиме – саулык белән ашарга язсын. Киләсе елга утыртырга җитсә,  мин бик риза.

 

Бәрәңгене ничек дөрес сакларга?

  1. Бәрәңге саклар өчен иң яхшы температура – +2 +3 градус.
  2. Бәрәңге саклар өчен иң яхшы урын – коры, салкынча, караңгы һәм яңгыр, суык үтми торган баз яки подвал.
  3. Шәһәр фатирларында исә аны караңгы, салкынча бүлмәдә, җылытылган балкон яки лоджияда сакларга киңәш ителә.
  4. Һава йөреп торсын өчен агач рәшәткәле поддоннар куллану яхшы.
  5. Шулай ук бәрәңгене табигый тукымадан тегелгән капчыкларда да сакларга мөмкин.

 

Бәрәңге уңышын җыеп алуга керешкән эре хуҗалыклар да бар. Алар – Арча, Буа, Лаеш, Минзәлә, Түбән Кама һәм Чистай районнарында. Әлегә «икенче икмәк» 200 мең га якын мәйданда казылган, уртача уңыш  гектарыннан 286,4 центнер чыга.

 


Фикер өстәү