Ярыштан велосипедта кайтучы 3 баланы «Газель» таптаткан: барысы да һәлак булган

23 августта Ставрополье крае Пятигорск шәһәре янындагы трассада коточкыч юл һәлакәте булган. 11, 12 һәм 13 яшьлек балаларны велосипедта барганда йөк машинасы таптаган һәм һәлакәт урыныннан качып киткән. Бу хакта «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Фаҗига кичке бишенче яртылар тирәсендә «Обход города Пятигорска» трассасының 3нче чакырымында була.

ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, йөк ташый торган «Газель» дистанция сакламаган һәм яшь спортчыларны таптаган.

Балалар барысы да фаҗига урынында ук үлгәннәр.

«Газель» белән 33 яшьлек ир-ат идарә иткән.

Төбәк спорт министры Борис Семеняк сүзләренчә, балаларның маунтинбайк буенча ярышлардан кайтып килүләре булган.

Ярыш берничә көн дәвам иткән. Кайтканда аларның тренерлары ни өчендер үзе аерым, машинада кайткан. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү бара.


Фикер өстәү