ЯРДӘМ КИРӘК! Авариядә һәлак булган Балтач кызы Фәйрүзәнең I төркем инвалид улы калган

Югары Ослан районында юл һәлакатендә 42 яшьлек Фәйрүзә Мингалиеваның гомере өзелде. Казанга иртүк эшкә чыгып киткән җирдә — көнбагыш басуында җан биргән ул. Үзе дә көнбагыш кебек яктылыкка үрелеп яшәде. Кызганыч, I төркем инвалид улы һәм кызы калды.

Фәйрүзә ире Марсель белән Кайбыч районының Имәнле Бортас авылында яшәгән. Соңгы ике елда шәһәр тирәсендәге бистәдән фатир сатып алганнар. Шуңа күрә авыл белән шәһәр арасын таптарга туры килгән. Моннан 16 ел элек Марсель Фәйрүзәне ике кечкенә баласы белән үзенеке кебек кабул иткән. Бәхетле гаиләнең чите китек бүген.


Фәйрүзә Казандагы бер оешмада чәйләр төргәкләгән. Ул көнне эшкә иртәнге сәгать 5тә үк торып чыгып киткән. Ярты сәгать үткәч, «Ватсап»ка кергән дә шуның белән элемтә өзелгән. Бераздан инде мәетен тапканнар.

— Юлда туктаган бер ир: «Мин Бортас кешесен беләм бит. Тукта, Марсельдән белешим әле», — дип очраклы рәвештә аның номерын җыйган. «Син Фәйрүзәне белмисеңме? Юл һәлакәтенә очраган ул», — дип шалтыраткан. «Ул — минем хатын», — дип тизрәк чыгып йөгергән. Фаҗига урынына килгән ашыгыч ярдәм табиблары ярдәм итәр дип өметләнгән. Әмма басу эчендә машинасыннан 20—30 метр читтә яткан Фәйрүзәсенең үле гәүдәсен күргәч, кире кайтарып булмаячагын аңлаган. «Учына яшел чирәм тотып үлгән җаныкаем», — ди апасы, классташым Балтач кызы Гадилә.


Гадилә әйтүенчә, сеңлесе борылышта каршысына чыккан машинадан куркып, рульне уңга борган һәм юл читенә тәгәрәгән. Теге машина үз юлына кереп өлгергән. Аны гаепләмиләр. Әлеге М12 юлында төзү эшләре бара. Йөк техникасы тыз да быз йөреп тора. Ә машина йөртүчеләрнең алар артыннан әкрен генә барырга түземлеге җитми. Шуңа күрә эшкә, каядыр үз йомышың белән барганда ашыгырга да туры килгәли икән. Әлеге юлда гомерләре өзелгән корбаннар аз түгел. Фәйрүзә исә каешын эләктермәгән.
Гадәттә машинага утыруга: «Каешларны эләктерәбез!» — дип кисәтү ясаган.

…Нигә шулай? Нигә бик яшьли арадан киткән? Әлеге гаилә өчен иң гаделсез сораулар булып әнә шулар тоела… Юлда кул күтәргән берәүне дә узып китмәгән ул. Авылдагы ялгыз әбиләрне, күршеләрен кибетләргә йөрткән. Күңеле гел яхшылыкта булган. Гел матурлыкка омтылып яшәгән. Өй тирәсен гөлгә күмгән. Гөмбә, җиләк җыярга яраткан.


— Без тормышның төбеннән авырлык белән күтәрелдек. Үзең беләсең ич, Сәрия. Язмыш тезгә сукса, без якасына ябыштык. Әти-әниебезне бик иртә югалттык. Кешедән ким-хур булып яшәмик дип, бар көчебезне биреп тырыштык. Фатирлы, машиналы булыйк, дидек, — ди апасы Гадилә. — Биш бала үстек. Тик өч туганым инде — җир куенында. Төпчек абыем Сәгыйть 24 яшьтә мәңгелеккә китеп барды. Абыем Инсафка да якты дөньяда озак яшәргә язмаган, күрәсең. Менә хәзер: «Апам, борчылма, без теләсә кайсы авырлыкны җиңәргә өйрәнгән һәм җиңәчәкбез дә», — дип юатучы сеңлем Фәйрүзә дә юк. Күңел ярамнан кан саркый. Сеңлем белән яшь аермабыз — 2 яшь, без бер генә сыйныфка түбән укыдык. «Игезәкләрме әллә сез?» — дип әйтәләр иде. Шатлыкны да, кайгыны да бергә кичердек.

Туганнарым арасында иң ачы үлем бу. Ничек кичерергә дә белмим бу хәсрәтне…
Гадиләне бигрәк тә сеңлесенең улы Денис язмышы һәм Фәйрүзәнең банкка бирәсе бурычы борчый. Денисның күзе юньләп күрми. Ул Лаештагы коррекция мәктәбендә укыган. Хәзер Казандагы техникумда аяк киеме төзәтүче һөнәрен үзләштерә. Быел 2 курска барырга җыена. Моңа кадәр әнисе уку йорты ишек төбенә кадәр китереп куйган үзен. Хәзер юл кичүләрен ничек чыгар, дип аның өчен хафалана. Үзенеке булмаса да, улын да, кызын да ташламыйм дигән Марсель. Кызганыч, уртак балалары бер айлык чакта үлгән.

Ике ел элек Мингалиевлар Биектау районының Киндери бистәсендә ипотекага фатир алган икән. Уллары шәһәрдә укыгач, күз-колак булырбыз, дип тәвәккәлләгәннәр. Марсельнең 3 миллион сум акча түлисе булса, Фәйрүзәнең 430 мең сум әҗәте калган.

— Булышыр идек тә, чамабыз юк. Үзебез дә йортны кредитка алдык. Сеңлемнең кредиты өчен хәзер ай саен 19 мең сум акча түләргә кирәк. Марсельнең үзенең машина, фатир кредиты бар. Денисны яңа уку елына әзерлисе бар. Шуңа күрә инвалид бала, мәрхүмә сеңлем хакына дип, ярдәм итүегезне сорыйбыз. Шушы әҗәтен капларга булышучы игелекле кешеләр табылмасмы? Сеңлем әҗәтле булып калмасын иде инде, — дип мөрәҗәгать итә Гадилә.

Акчаны ире Марсель Хамисович Мингалиев (89172322295) яки Гадилә Салихҗан кызы Гайнуллинаның (89179083409) телефон номерына (банк картасына бәйләнгән) күчерә аласыз.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү