Авыл ипотекасын бирү вакытлыча туктатылды

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, авыл ипотекасы программасы вакытлыча туктатыла. Моны төп ставканың күтәрелүе белән аңлаталар.

— Үзәк Банкның төп ставкасы 12 процентка кадәр арту сәбәпле һәм бюджет йөкләмәсенең лимитларын арттыруга юл куймау максатыннан вәкаләтле банклар әлеге программа буенча яңа ипотека кредитлары бирүне вакытлыча туктатты, — диелә әлеге хәбәрдә.

Агымдагы икътисадый хәл үзгәргәннән соң программа яңалан эшли башлаячак, дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

Авыл ипотекасы программасы 2020 елдан эшли башлаган иде, мондый ярдәмнән 116 меңнән артык заемчы файдаланды. Ипотека ярдәмендә гражданнар 6,5 млн квадрат метрдан артык торак сатып алган яки төзегән.


Фикер өстәү