1 сентябрьдән яңа законнар үз көченә керә. Көзнең беренче аенда тормышыбызда нәрсәләр үзгәрәчәк?

* Пенсия арта. Эшләмәүчеләрнең пенсиясе автомат рәвештә индексацияләнәчәк. Моннан тыш сентябрьдә 80 яшен тутыручыларның пенсиясенә 7567 сум 33 тиен өстәлә. 80нән узган өлкәннәр бу өстәмәне алып килә инде.

* Таксист тормышы үзгәрә. 1 сентябрьдән такси турында яңа закон үз көченә керәчәк. Хәзер таксист гамәлдәге ОСАГО полисына ия булырга тиеш: юкса пассажир йөртү хокукыннан мәхрүм ителәчәк. Моннан тыш аның эш сменасы озынлыгы чикләнә: ул бер сменага күп дигәндә –12 сәгать, атнасына – күп дигәндә 40 сәгать кенә эшләргә тиеш.

* Түләүле медицина хезмәте күрсәтүнең яңа кагыйдәләре гамәлгә керә. Алар буенча, түләүле хезмәтләр турында килешү төзегәндә, сырхауга әлеге ярдәмне бушлай да алып булу мөмкинлеге турында әйтелергә тиеш. Шулай ук дәвалануны тәгаен күпме көтәргә туры киләчәген җиткерү таләп ителәчәк.

* Инвалид балаларның әти-әниләренә өстәмә ял бирелә. 1 сентябрьдән башлап, мондый балаларның ата-аналары һәм опекуннары рәттән 24 көн өстәмә түләүле ял алырга мөмкин. Баланы шифаханәгә алып килеп, сәламәтлеген ныгыту өчен тудырылган мөмкинлек бу. Моңа кадәр әти-әниләр әлеге максатта чираттагы ялларыннан файдаланган.

* Ислам банкингын сынау. Илнең дүрт төбәгенә – Татарстанга, Башкортстан, Дагыстан һәм Чечнягә ислам банкингы буенча эксперимент кертелә. Бу ике ел дәвам итәчәк, әмма сынау вакыты үзгәртелергә дә мөмкин. Халыкка финанс хезмәтләре күрсәтүдә шәригать кануннары үтәләчәк. Болар – акчаны процентка биреп торуны, кешене бөтен акчасы һәм мөлкәтеннән коры калдырырдай инвестицияләрне, хәмер, тәмәке, дуңгыз ите белән сәүдә итүгә, шулай ук комарлы уеннар, күңел ачулар өлкәсенә инвестицияләрне тыю.

* Электрон тәмәкегә минималь бәя. 1 сентябрьдән вейпланың һәм алар өчен сыекчаның минималь бәяләре билгеләнәчәк.

*Мәктәпләргә белем бирүнең бердәм стандарты кертелә. Россия мәктәпләре федераль программалар буенча гына эшли башлаячак. Ике ел эчендә фәннәрне укытуның бер үк төрле тәртибе булдырылырга тиеш.

*Баланы башка мәктәпкә күчерүнең яңа кагыйдәләре. Хәзер баланы башка мәктәпкә күчерү өчен документларны шәхсән үзең барып, яки Күпфункцияле үзәк, Дәүләт хезмәтләре порталы аша тапшырырга мөмкин. Шул ук вакытта мәктәпне алыштыру сәбәбен күрсәтергә кирәк булачак. Әйтик, буш урыннар булмаганда яки бала сынау сорауларына җавап бирә алмаганда, мәктәпкә алудан баш тартырга мөмкиннәр.

*ВУЗ яки көллият студентлары өчен яңа ташламалар. Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның балалары бюджет урынына күчү өчен яңа ташламага ия булачак. Зачет һәм имтиханнар буенча “койрыклары”, укуга түләү буенча бурычлары, шелтәләре булмаса, алар түләүле укудан түләүсезгә күчәргә мөмкин. Шул ук вакытта махсус хәрби операциядә катнашуны яки анда катнашучы хәрби белән туганлык элемтәләрен документлар нигезендә расларга кирәк булачак. Бу кагыйдә киләсе елның 31 августына кадәр гамәлдә булачак.


Фикер өстәү