Татарстанның җиде могҗизасы. Алар кайда урнашкан?

Якташыбыз, Казан дәүләт университетыннан «инженер-геолог-геофизик» белгечлеге алып чыккан Рәис Миңнуллин шушы көннәрдә генә Россиядәге җиде могҗизаның берсе – Коми Республикасында цивилизациядән шактый еракта урнашкан Маньпупунер баганаларын күреп кайтты. Форсаттан файдаланып, без аның белән республикабыздагы могҗизалы урыннар турында да сөйләшеп алдык.

– Рәис Мәрданович, сез, җиде могҗиза дип, күбрәк дөньядагы, Россиядәге күренешләр турында сөйлисез. Бу җәһәттән Татарстанда хәлләр ничегрәк?

– Миңа Җир шарындагы «Җиде могҗиза» дип аталган урыннарның бишесендә, ә Россия буенча җидесендә дә булырга туры килде. Бу күптәнге хыялым иде, акрын гына тормышка ашырып киләм. Җиде могҗиза Идел буе төбәкләрендә дә билгеләнгән. Аның өчесе – безнеке: Кремль, Болгар шәһәре һәм Зөя утравы. Татарстан исемлегендә дә, Казан исемлегендә дә нигездә  корылмалар өстенлек алган. Минемчә, әле өйрәнелеп бетмәгән, риваятьләрдә сөйләнгән табигый байлыкларыбыз могҗиза сүзенә күбрәк туры килә. Монда, чыннан да, ниндидер ачылмаган серләр булырга тиеш бит инде. Ерак җирләрдәге могҗизаларны карап йөргәндә, үзем дә сизмәстән, һәр урынны Татарстан белән чагыштырырга яратам. Шул вакытларда табигатебезнең дә, тарихи һәйкәлләребезнең дә ни дәрәҗәдә үзенчәлекле икәнлегенә тагын бер кат инанам. Иң мөһиме, ерак барасы да юк бит. Барысы да янәшәдә генә. Мин тарафдарларым белән исемлек тә төзегән идем. Анда түбәндәге объектлар бар:

  1. Лабач тавы;
  2. Печище геологик киселешләре;
  3. Чатыр Тау;
  4. Кыз тавы;
  5. Сүле аланы;
  6. Юрьев мәгарәсе;
  7. Сарман мәгарәсе.

Лабач тавы Кама Тамагы районында, Идел белән Чулман тоташкан урында урнашкан. Казу эшләре барышында анда мамонт сөякләре табылган. Рәссам Илья Репин иң яхшы картиналарын (шул исәптән «Иделдә бурлаклар» картинасын да) шушы тау башында иҗат иткән. Монда Гражданнар сугышыннан калган окоплар хәзер дә бар. Ә Иделнең Югары Ослан районына кергән ярларында даны еракларга таралган, төрле төстәге Печище геологик киселешләре бар. Бу урыннарда Казан Кремленең стеналарын төзү өчен таш чыгарганнар. Әлеге киселешләрнең тасвирламасы хәтта Бөтендөнья Җир турындагы фән мәгълүматларына да кертелгән. Азнакай районында урнашкан Чатыр Тау исә матурлыгы, бөеклеге буенча Кырым тауларыннан бер дә калышмый. Апаста, Зөя буенда риваятьләрдә сөйләнгән Кыз тавы бар. Аның итәгендә җирле ГЭС төзелгән. Янәшәдә генә Тәтеш шәһәре янында Сүле (Долгая Поляна) дип аталган урын бик тарихи. Анда бик үзенчәлекле агачлар һәм төрле үсемлекләр үсә. Иделнең биек ярлары гадәти булмаган геологик комплекстан – тектоник җыерчыклардан гыйбарәт. Татарстан, тигезлектә урнашуына карамастан, мәгарәләр белән дә дан тота. Аларның берсе Кама Тамагы районында урнашкан. Бер километр озынлыктагы, карбонат токымнардан торган Юрьев мәгарәсе. Икенчесе – Сарманда. Анда XVII гасырда бакыр рудасы чыгарылган дип фаразлана. Мин санап киткән объектлар, әлбәттә инде, кызыклы, ниндидер әһәмияткә ия булган урыннарның бер өлеше генә. Күп еллар геологик разведка эшләрендә катнашучы кеше буларак, мөгаен, Татарстанда мин аяк басмаган урын  калмагандыр. Шуңа да бу җиделекне могҗиза итеп сайлавым белән күпләр килешердер дип уйлыйм.

– Минемчә, соңгы елларда халык күбрәк Юрьев мәгарәсе белән кызыксына. Моның сәбәпләре дә бар кебек. Ул башкалага да якынрак. Аннан килеп, рәсмиләштерелмәгән маршрут булса да, мәгарәне күрергә дип, туристлар шактый күп йөри, ял итәргә дә баралар. Кыскасы, телдән төшми торган як. Тик менә татарчага тәрҗемә итү мәсьәләсе генә кыенлык тудырды. Сүзлекләрдә, энциклопедияләрдә бу сүз тәрҗемә ителмәгән. Шуңа күрә интернетта кайберәүләр: «Нинди Юра ул?» – дип сорау да биргәннәр. Ә бит мәгарәнең барлыкка килүе тарихи юра чорына карый һәм исеме шуннан алынган. Бәлки аны Юра чоры мәгарәсе яки Юра мәгарәсе дип атау дөресрәктер?

– Монысы – дөнья гизгән кеше булсам да, минем өчен авыр мәсьәлә. Бу җәһәттән, чыннан да, филология галимнәре белән киңәшеп карарга булыр. Ә мәгарәгә килгәндә, ул, чыннан да, телдән төшми. Соңгы елларда бигрәк тә. Кыскача тарихы түбәндәгечә. Моннан 10 мең еллар элек тау токымнарының үзгәрүе нәтиҗәсендә бу урында мәгарәләр системасы барлыкка килгән. Төрле сәбәпләр белән аның берсе генә исән калган. Бүген бу мәгарәнең озынлыгы — 1005 метр, Урта Идел территориясендә озынлыгы буенча беренче урында тора. Күп вакытлар аның турында беркем дә белмәгән. Беренче тапкыр совет геологы Александр Ступишин 1957 елда тикшеренүләр үткәргән. Мәгарәнең озынлыгы 20 метр дигән нәтиҗә ясаган. Әмма, әйткәнебезчә, мәгарә тирәсендә энтузиастлар күп була. Төрле экспедицияләр аның бер чакрым чамасы икәнлеген ачыклый. Эш шунда: мәгарәнең «ишеге» һәрвакыт ачык. Шуңа күрә монда җәй буена спелеологлар да (тау куышларын, мәгарәләрне тикшерүче галимнәр), кызык күрергә килгән кешеләр дә өзелеп тормый. Әмма объект туристлар өчен җайлаштырылмаган, шуңа күрә һәр адымда куркыныч саклап торганлыгын онытырга ярамый. Дөрес, спелеологлар классификациясе буенча, бу мәгарә иң гадиләреннән санала. Димәк, анда әзерлексез кешеләр дә керә ала дигән сүз бу. Әмма үтәлергә тиешле кагыйдәләр бар.

* Җир астына ялгызың гына төшәргә ярамый.

* Төшкән вакытта бернинди алкогольле эчемлек кулланмаска, мәгарә эчендә тәмәке тартмаска.

* Мәгарәдә ел әйләнә салкын, шуңа күрә үзең белән җылы кием алырга.

Бу кагыйдәләр «тиктормас» кешеләр өчен киңәшләр генә инде. Сүз дә юк, мәгарәне туристлар йөрерлек итеп әзерләргә кирәк.

– Сарман мәгарәсендә хәлләр ничек?

– Әйткәнемчә, Сармандагы мәгарәләр табигый түгел. Элек заманда бу җирләрдә «Бакыр базы» дип аталган рудниклар булган, дип сөйлиләр. Шуның калдыклары. Әмма кайчан һәм кем бакыр чыгару белән шөгыльләнгән? Бу хакта тарих битләрендә мәгълүмат юк. Кайберәүләр аларны Петр I заманында швед әсирләре казыган дип әйтәләр, икенчеләре  Болгар чорына караган шахталар дип атыйлар. Башка версияләр дә бар. Әлбәттә инде, бу очракта бәхәсләшүдән файда юк. Дөреслекне ачыклау өчен галимнәрнең җиң сызганып эшкә тотынуы кирәк. Тыштан караганда, бу мәгарә берни белән дә җәлеп итми кебек. Ун метрлар тирәсе тезләнеп керәсең. Ә эчтә басып торырга мөмкин. Бик салкын. Тагын шуны онытмаска кирәк: мәгарә лабиринт кебек, адашуыңны көт тә тор. Спелеологлар, әлбәттә инде, эчкә кергәндә карта алырга кушалар. Әмма бу кагыйдәне бар кешенең дә үтәмәве көн кебек ачык. Шуңа күрә игелекле кешеләр ишектән рудникка кадәр бау сузганнар. Шуңа тотынып йөрергә була. Мәгарәдән тыш монда йөз метр ераклыкта гына «Кара-каршы» дип аталган чишмә, янәшәдә генә буа бар. Беседкалар ясалган. Кыскасы, ял итәргә менә дигән урын.

Сарман мәгарәсе дә туристлар өчен җайлаштырылмаган. Моннан берничә ел элек аны, куркыныч дип, бикләп тә караганнар иде. Хәзер исә йозагы салдырылган, капкасы белән рәшәткәләре генә калган. Тиешле игътибар бирелсә, бу объект та Татарстан бренды булып хезмәт итә, акча да китерә алыр иде. Ни кызганыч, әлегә өмет белән яшәргә генә кала. Кыскасы, ничек кенә булмасын, республикабызда кызыксынырлык әйберләр бик күп. Шуңа да чит җирләргә киткәнче, башта Татарстанны ныклап өйрәнергә тәкъдим итәм. Бу, чыннан да, үзебезнең нинди байлыкка ия булуыбызны аңларга, чагыштырып карарга зур мөмкинлекләр бирә.

Әңгәмәдәш – Фәния  Әхмәтҗанова

Кадерле укучыларыбыз!

Ә сезнең якларда нинди могҗизалы урыннар бар? Татарстан могҗизалары исемлегенә сез нинди объектларны кертер идегез? Безгә шул хакта язып җибәрегез әле.


Фикер өстәү