Татарстан Рәисе Владивостокта Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Көнчыгыш икътисадый форумы кырларында Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин белән очрашты. Очрашуда Казан мэры Илсур Метшин да катнашты.

Яклар «Мәскәү-Казан» М-12 проектын тормышка ашыру турында фикер алыштылар.

Бүген шулай ук Рөстәм Миңнеханов Көнчыгыш икътисадый форумының пленар утырышында катнашты. Форумда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин чыгыш ясады.


Фикер өстәү