Тинчурин театрына – 90: юбилей сезонында ниләр көтелә?

Тинчурин театры яңа сезонын, традиция буенча, 15 сентябрьдә – Кәрим Тинчуринның туган көнендә ачып җибәрәчәк. Юбилей сезонында театр тамашачыларына нәрсә әзерли? Нинди премьералар белән сөендерергә җыена? Матбугат очрашуында шулар турында сөйләделәр.     

Башкарылган эшләр һәм яңа сезонга планнар турында театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов сөйләде.

–  Безнең быел 90 нчы юбилей сезоны. 15 сентябрьдә Туфан Имаметдинов сәхнәләштергән «Идегәй» дастаны белән ачып җибәрәбез. Җәй көне дә эштән туктап тормадык. Август аенда 10 спектакль куйдык,  – диде театр директоры.

Аның сүзләренә караганда, театр үзенең юбилей сезонына бик күп үзгәрешләр белән керәчәк. Җиһазлану ягыннан да, репертуар ягыннан да.

– Яңалыклар бик күп. Театр яңара, җиһазлана. Яңа йомшак, уңайлы урындыклар. Ут җиһазлары куелды, бөтен кешегә дә җитәрлек яңа колакчыннар алып кайттык. 3D форматта фотозона ясыйбыз. Бөтен уңайлыклар тудырылган, – диде ул.

Премьералар турында театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов сөйләде. Шамил Фәрхетдинов әсәре буенча «Ай, былбылым» комедиясе 26 октябрьдә күрсәтеләчәк.

–  Спектакльдә күбесенчә олы буын артистлары катнаша. Моңсу комедия булачак. Халыкка хәзер кәефне күтәрә торган әйберләр кирәк. Драма, трагедияләр күбәеп китсә, авыррак булыр. Без бик күп районнарга барабыз. Анда күбрәк комедияләрне яраталар. Шул ягы да бар, – диде Туфан Имаметдинов.

Икенче комедия – Мансур Гыйләҗевның «Көлмәгез, мин үләм» премьерасын декабрь башында күрсәтергә ниятлиләр. Сүз уңаеннан, октябрьдә биредә Гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» беренче республика фестиваль-конкурсы узачак. Моннан тыш, 6 ноябрьдә юбилей кичәсе узуы көтелә. Әлеге чараларның барысы да Тинчурин театры оешуга 90 ел тулуга багышлана.

Татарстанның халык артисты Зөлфия Вәлиева өчен бу ел аеруча кадерле. Чөнки быел театрның юбилее гына түгел, аның үзенә – 50 яшь, иҗат тормышына 30 ел булды.

– Шушы өч түгәрәк дата күңелемне бик җылытып тора. Бу ел, Алла боерса, истә кала торган булачак, иҗат тарихыма язылып куелачак. Минем иҗат юлым классик әсәрләрдән башланды. 1993 елда Нурихан Фәттахның «Итил суы ака торур» романы белән кереп киттем. Аннары инде Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар»ы, Җәүдәт Фәйзинең «Башмагым» спектакле… Шул классик әсәрләр мине гел җитәкләп бара. Сезон ачылганын бик көтеп алдым. Безнең театрга килгән режиссерларның һәрберсе белән эшләп карау бәхете тәтеде. Матур гына иҗат итеп яшәп ятабыз, – диде халык артисты.

Ләйсән Сафина


Фикер өстәү