Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Приморье краена килде

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Приморье краена килде. Республика делегациясе Көнчыгыш икътисади форумында катнаша.

Ерак Көнчыгыш федераль университеты павильонында республика стенды оештырылган, анда Татарстанның инвестицион потенциалыннан тыш, берничә конкрет компания тәкъдим ителгән, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.

Быел форумның темасы «Хезмәттәшлек, тынычлык һәм чәчәк ату юлында» дип атала. Бүген Россия Президенты Владимир Путин катнашында пленар утырыш узачак. 


Фикер өстәү