Үз илемдә – үз телем | «Ватаным Татарстан» газетасының махсус проекты | ӘРМӘН

Әти сүзе

Туйда тәлинкә вату – бәхеткә. Яңа туган сабыйны алтын эшләнмәләре  салган суда коендыру – муллыкка. Әрмән халкы ырымнарга ышанмаса да, буыннан-буынга күчкән  йолаларны үтәргә тырыша. Биектау районының Алан-Бәксәр авылында яшәүче Чапаняннар үз телен, гореф-гадәтләрен саклап, балаларына җиткергән. Әлеге мирасны оныкларына тапшыра алырлармы?

«Капканы бикләмибез»

Чапаняннар авылда – үз кеше.  Алан-Бәксәргә килеп төпләнүләренә 21 ел  вакыт үткән. Күршеләре белән  тату яшиләр. «Безнең ишек төнлә дә ачык. Күршеләр белән аралашабыз. Әмма Татарстанда кунакка әллә ни еш йөрешмиләр. Әрмәнстанда күршеләр туганнар кебек  якын. Хәтта кыз белән егетне бер-берсенә өйләндермиләр дә», – ди гаилә башлыгы – 58 яшьлек Вардгес Чапанян.

Әлеге  гаилә тырышып ике катлы йорт җиткезгән. Безне ишек төбеннән: «Өебезгә рәхим итегез, «Бари Галуйст», – дип каршы алдылар. Кунаклар килү – алар  өчен үзе бер бәйрәм. Хашлама, виноград яфракларыннан  әзерләнгән долма, яшелчәдән шашлык, татлы ризык – «Гата»…  Табындагы милли ашамлыклар барысы да  кунакка хөрмәт билгесе. Хуш исле кофе тәкъдим итү дә традициягә әйләнгән.

– Ашны иң беренче булып, күп итеп гаилә башлыгына салабыз. Кечкенә чактан шулай күнегелгән. Без шулай әти, ир хакын олылыйбыз, – ди төп йортка дүрт баласы белән  кунакка килгән 37 яшьлек Вардуи.

Һәр атна ахырында әти-әниләренең хәлен белеп, мунча кереп, ял итеп, көч туплап китәләр икән. Бәйрәмнәрне дә бергәләп каршылыйлар.

 Икенче йорт

Чапаняннар моңа кадәр Грузиянең Пога авылында яшәгән. Мал-туар тотмаганнар. Ул чакта Вардгес – клуб мөдире. Музыка уен коралларында оста уйнаган. Әмма бер җайга гына яшәп ятканда, тормыш үзгәрә дә куя.  СССР таркалгач,  хәлләре авырая. Саклык кенәгәсендәге акчалары яна. Гаилә башлыгы башта Самарага барып, фермалар төзү эшендә катнаша. Аннан Татарстанга  юл тота. Икең ике якта сагынып яшәп булмый дип,  1996 елда  үзе белән  гаиләсен алып килә. Төзүче Вардгес Питрәч районының  Кавал авылындагы ярдәмче хуҗалыкка эшкә урнаша. Биектау районының «Яңа тормыш» колхозына ферма мөдире кирәк, дип ишеткәч, Алан-Бәксәр  авылына күченәләр. Кечкенә генә өйдә яшиләр. Колхоз таркалгач, «Кызыл Шәрык»та биш ел хезмәт куя. Хатыны Варсеник  гаилә җылысын саклый, балалар тәрбияли. Тора-бара  кибет ачып, үз эшләрен булдыралар.  Хәзер аларның ике кибетләре бар.

Вардгесның апасы Нвард  Анесян да гаиләсе белән әлеге авылда яши.  Башка бертуганнары  туган якларында калган. Чапаняннар өч бала тәрбияләгән. Кызганыч, уллары  яшьли дөнья куйган. Кызлары Вардуи,   Гаянэ – әти-әнисенең таянычы.  Икесе дә Казандагы сәүдә һәм икътисад университетын тәмамлаган. Вардуи  әрмән егете Сурикка кияүгә чыгып,  Назели, Саргис, Эдуард һәм өч яшьлек Манюны үстерә.  Биектауда – ТСЖ директоры. Гаянэ әлегә кияүдә түгел.  Аңа 33 яшь, башкаладагы җиһазлар кампаниясенең директоры. Узган көз Катарда узган футбол буенча дөнья чемпионатына «Лусаил»  һәм  «974 нче стадион»ны әзерләүдә катнашкан. Шулай ук республикада ачылган «Адымнар» мәктәпләрен, Әлмәттәге «Орленок» лагерен һәм башка объектларны җиһазлауда да аның өлеше бар.

Шушы вакыт  эчендә  авылны да, Казанны да, чәкчәк, гөбәдия, өчпочмакны да  яратып өлгергән алар. Беркая да китәселәре килми.

Тәрбия

Гаянэ әйтүенчә, гаиләдә ниндидер тыюлар булмаган. Әти-әнисе кызларының  иреген кысмаска тырышкан. Әмма  артыгын кыланырга ярамаганын белеп үскәннәр.

– Әрмәнстанда ирек мәсьәләсе катырак. Әйтик, сөйгән ярың белән өйләнешкәнче очрашырга ярамый. Әти-әниләр сиңа парны үзе сайлый. Ләкин  заманалар анда да үзгәрде, – ди Гаянэ. –  Татарстанга килгәч, әти безгә: «Кызларым, сез  татарлар арасында яшисез, шуңа күрә аларның телен, гореф-гадәтләрен мәҗбүри өйрәнергә тиеш. Бу – хөрмәт билгесе. Аларны аңлаганда, үзегезгә дә җайлы булачак», – дигән таләп куйды. Безне ике авылда да үз иттеләр, кырын карашны сизмәдек. Татарлар белән туганлашып беттек. Тырышып  татар телен  өйрәндек. Биектау районы буенча узган олимпиадада рус телле балалар арасында өченче урын яуладым хәтта. Кибеттә бер  ел  сатучы булып эшләгәндә, авыл апалары, әбиләре белән рәхәтләнеп татарча  аралаштым. Апам да  татарча белә. Татарстанны бик яратабыз. Монда яшәргә барлык мөмкинлекләр дә бар.

 

Телне саклау

Татарстанга күчеп килгәч, Вардгес балаларын, туган телне онытасы түгел, дип кисәтеп куйган. Урамда – русча, татарча, өйдә бары тик әрмәнчә генә сөйләшкәннәр. Йола, гореф-гадәтләрне дә бергәләп үтәгәннәр.

Вардуи дүрт бала әнисе булгач, туган телне өйрәтүдәге кыенлыкларны күбрәк белә. Алар Сурик белән 11 ел яши. Булачак  ире аны интернеттан  эзләп тапкан. Сөйгәне хакына Оренбургтан күченеп килгән хәтта. Кызның күңелен тормышны яратуы белән яулаган.

– Икебез дә – бер милләттән. Өйдә әрмәнчә генә сөйләшәбез. Балалар бакчага, мәктәпкә йөри. Анда мохит – русча. Әлегә туган телне бик белмәсәләр дә, әкренләп өйрәтербез, дип уйлыйм, – ди Вардуи. – Минем бер хыялым бар: Әрмәнстанга барып, җәй буе шунда яшәп, балаларны яхшылап  әрмәнчәгә сөйләшергә өйрәтәсем килә. Туган ягыбыз турында китаплар укыйм. Әрмәнчә шигырьләр, җырлар өйрәтәм. Үзебезчә тырышабыз инде.

Сүзгә Гаянэ  кушылып: «Әрмән балалары Казандагы Дуслык йортына атнага 2–3 дәрескә йөри. Әнә шулай итеп телебезне сакларга тырышабыз», – ди.

Бәйрәм

Вардавар

Аны 16 июньдә роза чәчәк атканда, гадәттә, елга буенда уздыралар. Бу көнне ат чабышлары, төрле ярышлар үткәрелә. Бәйрәм беткәч, бер-берсенә су сибешәләр. Моңа берәү дә үпкәләми.   Әлеге суның шифасына, уңышның мул булачагына ышаналар. Бу көнне  алмадан авыз итәләр. Әлеге җиләк-җимеш – мәхәббәт һәм муллык символы.

Гореф-гадәтләр

*Төпчек бала әти-әнисе  белән бергә яши. Яңа туган сабыйны беренче тапкыр каенана юындыра. 40 көннән соң гына  башкаларга күрсәтергә ярый. Бу көнне гаиләдә бәйрәм уздыралар. Бай булсын дип, баланы алтын бизәнү әйберләре салган ләгәндә юындыралар. Баланы күрергә килгәч, туганнары акча яки бүләк бирә.

*Беренче теш чыккан көнне дә бәйрәм итәләр. Сабыйның башына бодайдан пешерелгән баллы ризыклар сибәләр, алтын куялар. Шуннан соң  бәләкәч тартмадагы  кәгазьләрнең берсен тартып чыгарырга тиеш. Имеш, анда аның киләчәк һөнәре юрала.

*Балаларны  чиркәүдә чукындырганда «Матах» дигән йола үткәрелә. Сарык суеп, 7  фәкыйрь гаиләне ашатырга кирәк. Авырудан яки үлемнән котылганда да  шундый ук  гадәт бар икән.

*Әрмәннәр – дини халык. Алар  үз мәдәниятен саклый. Кайда гына яшәсәләр дә, Әрмәнстаннан «Туф» дигән таш кайтартып, чиркәү төзергә тырышалар.

*Туй көнне кәләш белән кияү  бусагада  аяклары белән тәлинкә вата. Бу бәхеткә дип  юрала.   Каенана яшь парларны каршылаганда,  икесенең дә җилкәсенә  лаваш куя. Ипи  белән бал каптыру гадәте бар.

Милли ризык

Гата

Камыр: 3 стакан он,  1 стакан кефир, 1 йомырка, 250 грамм маргарин,  3/4 бал кашыгы сода, тәменчә тоз.

Эчлек: 1 стакан шикәр комы, 2 стакан он, 250 грамм сыер мае, 50 грамм

әстерхан чикләвеге, тәменчә ванилин.

Он белән тозны болгатып, серкә белән соданы сүндереп, маргарин, йомырка, кефир кушып, камыр басасы. Өч өлешкә бүлеп, тастымал каплап, ярты сәгатькә  суыткычка куеп торырга.

Май белән шикәр комы, онны кушып  уыгыз. Блендерда әстерхан чикләвеген  ваклап,  шунда кушыгыз. Әлеге массаны өчкә бүлегез.

Камырның һәр өлешен уклау белән җәеп, өстенә  эчлекне сылап, рулет формасында төрегез һәм ромбиклап кисегез. Өстен йомырка белән майлагыз.  Табага пергамент кәгазе салып, ромбикларны тезегез. Гатаны  духовкага тыгып, 175 градус температурада 20 минут пешерергә  кирәк.

Сәрия Мифтахова

Үз илемдә – үз телем | «Ватаным Татарстан» газетасының махсус проекты | ТАТАР

 

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү