Россиядә эшчеләргә ихтыяҗ арткан

Хәзер аны эшсезләр һәм эш эзләүчеләр хисабына гына канәгатьләндереп булмый. Хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Ян Талбацкий әйтүенчә, бу проблема бүген генә барлыкка килмәгән. Инде дистә ел буе эшче кулларга ихтыяҗ даими арта барган.

Иң күп вакансияләр – җитештерү өлкәсендә. Талбацкий сүзләренә караганда, эшче кулларга кытлыкны урта һөнәри уку йортларын тәмамлап чыгучылар хисабына бетерергә мөмкин.

Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, илнең IT тармагына 500–700 мең кеше җитми. Узган елда IT компанияләрдә хезмәткәрләр саны 13 процентка артса да, белгечләргә кытлык сакланып кала. Илдә бу тармакта 740 меңгә якын кеше эшли.


Фикер өстәү