Ике золымның яхшырагы: ставканың күтәрелүе бәладән коткарырмы?

Владимир Путин Россия икътисадының тотрыклылыгы турында белдерүләр ясаганда, илнең финанс системасы һәм җитештерүләр тармагы сизелерлек тетрәнүләр кичерә. Доллар курсының айкалуы һәм чайкалуы тотрыклылык турында сөйләми инде ул.

Үзәк банкның үз кайгысы, ул һич тә Президент белән дуэт башкарырга теләми. Нәбиуллина ханымның үткән атнадагы Үзәк банк утырышыннан соңгы чыгышы экспортның түбәнәячәген, инфляциядән тиз генә котыла алмаячагыбызны, ә Үзәк банкның акча-кредит сәясәте дәвамлы рәвештә кырыс булачагын әйтә. Үзәк банкта кредитлау темпларының үсешеннән куркулары аңлашыла. Бүген акча өләшеп була ул, иртәгә түләү вакыты җиткәч, терсәкне тешләп булмый. Икътисад өстенә мул акча яңгыры яудыру җитештерүнең артуына бик үк китерми, көчле инфляция һәм валюта мәтәлчеге генә китереп чыгара.

Без үткән атнада ук төп ставканың күтәреләчәген әйткән идек. Җомга безнең ул фаразны чынга ашырды: 12 процентлык ставка 13 процентка җитте. Финанс хакимиятләре югары ставканың озакка каласын яшерми, димәк, ил икътисадындагы тотрыклылыкка ышанмыйлар. Үзәк банк кадрлар дефицитының үсешне тоткарлаячагын рәсми рәвештә белдерә, мәсәлән. Үсеш юлында башка киртәләр дә җитәрлек. Төп ставканың күтәрелүе – шундый киртәләрнең берсе. Аның золым икәнен финанс регуляторы да яхшы аңлый, билгеле. Ләкин процентны күтәрмәсәң, бәйдән ычкынган инфляция һәм девальвация көтә, дип уйлый. Аның бу фикеренең хаклыгын бензинга бәяләр үсеше дә раслый кебек. Әмма мотор ягулыгы төп ставканың күтәрелүен дә санга сукмый. Бу вазгыятьне без ел башында ук фаразлаган идек. Бензин – икътисадның каны ул, кан бозылса, тән дә бозыла. Авыл хуҗалыгы тармагы аеруча кыен хәлдә. Ашлыкка бәяләр төшә, ягулыкка һәм техникага арта, кредитлар да кыйммәтләнә. Бик зур золым бит инде бу, уйлап карасаң. Асфальтка үкчә белән батыру белән бер. Финанс хакимиятләре ставканы күтәргәч, беренче ике золым юкка чыга дип уйлыйлар бит инде, өченчесе – кредитларның кыйммәтләнүе кечерәк золым дип санала. Шуңа күрә төп ставканы күтәрәләр дә.

Ләкин тәҗрибә шуны күрсәтә: беренче золым – инфляция беркая да китми, аңа икенче золым гына өстәлә. Бер Россия өчен генә түгел, глобаль икътисад өчен дә хас булган бу вазгыятьтән котылуның юлы юк. Икътисад турында сөйләгәндә, белгечләр «скукожиться» дигән терминны актив куллана хәзер. Икътисад җимерелми ул беркайчан да, җыерылып килеп кечерәя генә. Без шул процесска кереп ятабыз.

                                      Рәшит Фәтхрахманов 

 

 


Фикер өстәү