Владимир Путин Россиядә цифрлы паспортны гамәлгә кертү турында указга кул куйган

Хәзер үзең турында мәгълүматларны электрон рәвештә тапшырырга мөмкин булачак.

Россия Президенты Владимир Путин илдә цифрлы паспортны гамәлгә кертү турында указны имзалаган. Шулай итеп, “Дәүләт хезмәтләре” мобиль кушымтасы ярдәмендә электрон рәвештә булдырылган шәхесне раслаучы документлар кәгазьдәге документларга тиңләштереләчәк. Указ хокукый мәгълүматлар рәсми порталына урнаштырылган.

Документта аныклап үтелгәнчә, электрон документны үз теләгеңә карап күрсәтергә мөмкин булачак. Шул ук вакытта мобиль кушымтада шифрлау чараларыннан да файдаланылачак.
Моннан тыш дәүләт башлыгы Хөкүмәткә интернет аша тапшырырга мөмкин булган документлар исемлеген төзергә кушкан. Хөкүмәт шулай ук “Дәүләт хезмәтләре” кушымтасыннан файдалану тәртибен, мәгълүматлар составын һәм аларны эшкәртү ысулын расларга тиеш.

Цифрлы үсеш, элемтә һәм мәгълүмати технологияләр министрлыгы, үз чиратында, юридик затлар реестрын һәм аларның эшчәнлеге төрләре (электрон рәвештә тапшырылган мәгълүматлардан файдалану нигезендәге) реестрын алып барачак.


Фикер өстәү