Татарстанда бер ир-ат смартфоныннан коры калмас өчен 670 мең сумлык бурычын түләгән

Казанда яшәүче бер ир-ат суд приставлары тырышлыгы белән алимент буенча җыелган бурычларын түләргә мәҗбүр булган. Бу хакта “Татар-информ” Татарстан Суд приставлары хезмәте идарәсе матбугат хезмәте хәбәренщ таянып яза.

Әлеге ир 10 яшьлек улына озак вакытлар буе алимент түләмичә йөргән. Приставлар аны, бүлеккә чакыртып, смартфонына арест салганнар һәм административ беркетмә төзегәннәр.

Материаллар инде судка карап тикшерүгә җибәрелергә тиеш булган. Шулвакыт, улының бар икәнен дә онытып йөрүче ир, аңга килеп, 670 мең сум күләмендә алиментын түләгән.

Суд приставлары искә төшергәнчә, Россия Гаилә кодексының 80 статьясы нигезендә, балаларына 18 яшь тулганчы, ата-ана аларны бертигез дәрәҗәдә карарга бурычлы.


Фикер өстәү