Битлек режимы кире кайтарыла

Берничә төбәк битлек режимын кире кайтару турында белдергән, дип яза “Коммерсантъ”. Әлегә – тәкъдим итү характерында һәм сәламәтлек саклау оешмаларында гына.

Әйтик, Тула өлкәсенең барлык хастаханәләрендә сырхаулар өчен дә, хезмәткәрләр өчен дә битлек режимы гамәлдә булып килә. Псков өлкәсендә дә шуңа әзерләнәләр. Ә менә Саратов өлкәсендә әле хастаханәләрдә эшләүчеләр генә битлектән йөрергә тиеш. Пермь краенда хастаханәләр һәм сырхауханәләрнең баш табибларына, ОРВИ һәм коронавирусның киң колачлы эпидемиясеннән котылу өчен, битлек режимы кертүне тәкъдим итеп маташалар. Шулай ук Төмәннең берничә медицина оешмасында, ОРВИның көчәюе сәбәпле, битлек кияргә киңәш итәләр.

Шулай ук Мәскәүнең кайбер хастаханәләре дә битлек режимын керткән. Санкт-Петербургта исә әлегә коронавирус буенча бер генә чикләү гамәлдә булып килә: шәһәр хакимияте белән килештермичә, митинглар, пикертлар һәм башка гаммави чаралар уздыру тыелган.


Фикер өстәү