22 сентябрь көне тарихта ниләр белән истә калды?

Бөтендөнья автомобильләрдән файдаланмау көне

Бу көнне машина, мотоцикл йөртүчеләргә, ягулык кулланмау җәһәтеннән, бер генә көн булса да транспорттан баш тартып торырга  тәкъдим ителә. Кайбер илләрдә, шәһәрләрдә  хәтта махсус чаралар да оештырыла.

 

Аляскада беренче рус җирлегенә нигез салына

1784 елның 22 сентябрендә Алясканың көньягында урнашкан Кадьяк утравы бухтасы ярында рус сәүдәгәре Григорий Шелихов «Гавань Трех Святителей» исемле беренче даими җирлеккә нигез сала. Бухта Шелихов отрядына кергән корабларның берсе хөрмәтенә исем ала. Руслар җирле халык белән гармонияле мөнәсәбәтләр төзергә тырыша. Православие руханилары Аляскада икетелле (рус-алеут) мәктәпләр төзи башлый.

 

Коллыкны бетерү

1862 елда АКШ президенты Авраам Линкольн  кол негрларны азат итү турында игълан итә. 1983 елның 1 гыйнварыннан коллыкны гамәлдән чыгару турындагы декларация барлык штатларда да газеталарда басылып чыга.

 

Беренче открыткалар

1869 елда Австриядә дөньяда беренче почта открыткалары пәйда була. Алар хатка караганда арзанрак булалар. «Корреспонденцкарта» бик тиз популярлык казана: беренче ике айда 3 миллионга якын данә сатыла. Баштарак  аларда рәсемнәр булмый, алар бер елдан соң барлыкка килә.

 

Хәрби исемнәр

1935 елның 22 сентябрендә армия һәм флотның кадрлар составы өчен шәхси хәрби исемнәр кабат торгызыла һәм түбәндәге исемнәр кертелә: «старшина», «лейтенант», «капитан», «майор», «полковник».

 

Кызыл Армиядә җитәкчелек итүче хәрби хезмәткәрләр команда һәм җитәкчелек составына бүленә башлыйлар. Шушы ук карар белән «Советлар Союзы маршалы» исеме кертелә. Бу югары хәрби исемнәргә беренче булып Ворошилов К.Е., Егоров А.И., Тухачевский М.Н., Блюхер В.К. һәм Будённый С.М. лаек булалар.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 

 


Фикер өстәү