26 сентябрь тарихта ниләр белән истә калды?

Атом коралын тулысынча бетерү өчен халыкара көрәш көне

26 сентябрьдә дөньяда Атом коралын тулысынча бетерү өчен халыкара көрәш көне (International Day for the Total Elimination of NuclearWeapons) билгеләп үтелә. Ул Берләшкән Милләтләр Оешмасы системасында халыкара көннәрнең берсе булып тора һәм 2013 елның декабрендә БМО Генераль Ассамблеясының резолюциясе белән гамәлгә кертелә.

Депутатлар җыены

1920 елның 26 сентябрендә ТАССРныңЭшчеләр, кызылармиячеләр һәм крестьяннар советы депутатларының I Оештыру җыены уза.

Анда республиканың җитәкчелек органнары сайлана: АТССР эшче крестьян һәм Кызыл Армия депутатлары советларының Үзәк Башкарма комитеты, шулай ук республиканың югары хакимият органы буларак, Үзәк Башкарма Комитетының беренче составы. Ул вакытта Татарстанның Конституциясе булмый әле.

Байкал тыюлыгы

Байкал дәүләт табигый биосфера тыюлыгыРСФСР Министрлар Советының 1969 елның 26 сентябрендәге номерлы карары белән оештырыла. Ул Байкал буе, Бурятия Республикасының көньяк-көнбатыш өлешендә, Хамар-Дабан тау сызыгының үзәк өлешендә, Байкал күле террасаларында урнашкан.

Беренче граммофон

1887 елның 26 сентябрендә Эмиль Берлинерграммофон патентлый. Башта ул эбониттан, аннары шеллактан ясалган дисклар куллана. Фонографтан аермалы буларак, граммофон тавышны көчлерәк була. Ә 1925 елда Берлинер беренче электрофонясый, ике елдан соң «Певец джаза» исемле дөньяда беренче тавышлы кинофильм чыга.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү