Булачак космонавтлар – арабызда

Татарстаннан космонавт бар, ул – Сергей Рыжиков, ә менә татарлар арасыннан әлегә юк. Казанның 171 нче мәктәбенә «Җиһангирлар марафоны» ачылышына җыелган укучыларны беренче чиратта шушы мәгълүмат уйга калдырды бугай. Җитмәсә, булачак космонавтлар – сезнең арада, дип әйтеп торалар бит. Шулай булыр кебек тә ул. Балалар бик кызыксындылар. Рәсми өлештән соң кунакларны сораулар белән күмеп ташладылар.

Бигрәк тә Казан шәһәренең шәрәфле гражданины, физика-математика фәннәре докторы Урал абыйлары Закировка «эләкте». Космос өлкәсенә бөтен гомерен багышлаган 84 яшьлек абыйлары сынатмады. Һәр сорауга егетләрчә җавап биреп кенә торды. Аның белмәгән нәрсәсе сирәктер. Кайчандыр беренче космонавтлар әзерләү отрядында шөгыльләнгән, сәламәтлеге какшау сәбәпле китәргә мәҗбүр булган. Байконурда космик аппаратларны галәмгә җибәрү – аның озак елларга сузылган төп эше. Бу гамәлләре белән бүген дә горурлана.

«Җиһангирлар» хәрәкәтен башлап җибәргән Хәлил Гайнетдиновның да эшләре туры юлдан бара дип уйлыйк. Арча педагогия көллиятендә һәм мәктәпләрендә башланган хәрәкәт җайлы гына «тәгәрәп китте» булса кирәк. Бүген инде Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы да укучылар арасыннан космонавтлар үсеп чыгуына инана кебек. Министрлыкның милли эшләр бүлеген җитәкләүче Илдар Халиковның тел төбеннән шулай сизелә. Марафонны оештыру эшләрен үз канаты астына алулары да шул хакта сөйли.

– Быел без бу хәрәкәтне оештырып җибәрү өчен штаб итеп Казандагы берничә мәктәпне билгеләдек. Алар төрле районнарда урнашкан. Соңрак республикадагы һәр мәктәпне җәлеп итәргә исәплибез, – диде Илдар Илгизович. Форсаттан файдаланып, балачагын да искә төшереп алды. Чыннан да, ул вакытта нинди генә малай космонавт булырга хыялланмаган икән.

– Әле студент елларында да мин: «Галәмдә ниләр бар икән?» – дип уйлана идем. Ниндидер омтылыш гел еракка, офыклар артына өндәде. Әмма, ни кызганыч, сиксәненче елларда өметләр сүрелде һәм сүнде. Галәм белән кызыксыну, гомумән, ил күләмендә юкка чыкты. Сез бәхетле: хыялларыгызны тормышка ашыра аласыз. Хәзер космос өлкәсендә яңа чор башланды.

Старт көнен оештыру эшләрен үз өстенә алган 171 нче мәктәп директоры Рания Галиәкбәрова да шундый фикердә.

– «Җиһангирлар» инициатив төркеме җитәкчесе узган уку елының апрель аенда очрашуга килгән иде. Укучыларның кызыксынуына чик-чама булмады. Шуннан ничектер бер җепкә башка чаралар да бәйләнеп китте. Башта Арча районындагы Җиһангирлар паркы төзеләчәк Кенәр авылына юл тоттык. Космонавт Сергей Рыжиков Казанга килгән иде, IT паркта бик кызыклы очрашу үткәрде. Балалар сорауларны яудырдылар гына. Сокланырлык та, гаҗәпләнерлек тә иде бу күренеш. Шул чакта, укучылар галәм турындагы яңалыкларга бик сусаган икән, дигән фикергә килдем, – диде ул.

– Россия Президенты Владимир Путинның Ростов кызы Маша Андреева белән очрашып, аның космоска кагылышлы эшләренә зур бәя биргәннән соң, безнең балаларда да ниндидер бер ашкыну барлыкка килде. Форсаттан файдаланып, шунысын да әйтик: Арча мәктәбендә укучы балалар инде 2015 елда ук «Мәгариф өлкәсендә – минем инновацияләрем» дигән федераль бәйгедә җиңеп чыкканнар иде. Ул проект «Җиһан – гагаринчылар иле» дип атала. Андагы тәкъдимнәрне мәктәпләрдә бүген дә кулланырга уйлыйбыз, – дип, Хәлил Гайнетдинов бу стартның бик урынлы һәм вакытлы алынуын әйтте.

«Кем иң беренче татар космонавты булырга тели? Сезгә бу мөмкинлек бирелгән», – дигәч, кызларның да, малайларның да күзләрендә очкын кабынды. Әмма Хәлил абыйлары беренче чиратта тарихны белергә кирәклеген дә искәртте. Чөнки космос өлкәсендә Татарстанның да, татарларның да эшләгән гамәлләре бәяләп бетермәслек. Бүген дә милләттәшләребез алгы сафта. «Шундый милләтнең үз космонавты булмау күңелне кырып тора. Сез бу бушлыкны тутырырсыз дип ышанам», – дип өметләр баглады.

Әйтергә кирәк, Җиһангирлар марафонының программасы бик бай. Эшләр башланды да инде. Чөнки сентябрьдә Казанда яшәп, ракета двигательләрен ясаучы Сергей Глушконың тууына 115 ел булды. Космонавтиканың «атасы» Константин Циолковский да шушы айда дөньяга килгән. Ә октябрьдә галәмгә беренче иярченне очырганнар. Ноябрьдә «Энергия-Буран» проектын тормышка ашыруга 35 ел була… Шулай итеп, җирдәге тормыш галәмнән аерылгысыз булып чыга. Димәк, Хәлил Шәйхнуровичның: «Без җир кешеләре генә түгел, галәм кешеләре дә, ягъни җиһангирлар», – дигән сүзләре бик дөреслеккә туры килә.

Ә марафонга нәтиҗәне, зур фестиваль оештырып, 2024 елның 12 апрелендә, ягъни беренче космонавтыбыз Юрий Гагарин галәмгә юл алган көндә ясарга уйлыйлар.

Фәния Әхмәтҗанова

Фото : фото папкасында Ахфан марафон фото папкасы


Фикер өстәү