Иртәгә өлкәннәргә күчемсез милекне мошенниклардан ничек сакларга икәнен аңлатачаклар

Иртәгә – 6 октябрьдә Татарстанда яшәүче өлкәннәргә күчемсез милекне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча “Кайнар линия” уздырылачак. Мөрәҗәгать итүчеләрнең сорауларына Россреестр һәм Роскадастр хезмәтләренең Татарстандагы идарәсе белгечләре җавап бирәчәк.

Шулай итеп, “Кайнар линия” телефонына шалтыратып, күчемсез милекне ни өчен теркәргә, бакча яки гараж амнистиясеннән ничек файдаланырга, күчемсез милекне мошенниклардан ничек сакларга икәнен белергә мөмкин булачак.

Консультация – бушлай. Шалтыратулар 10.00-12.00 сәгатькәчә кабул ителә. Казанда “Кайнар линия” телефоны номеры +7(843)255-25-71. Республиканың башка шәһәр-районнарының “Кайнар линия” телефоннары исә Росреестрның Татарстандагы идарәсе сайтында “Обращения граждан” — “горячие линии” бүлегендә урнаштырылган.

Иң күп бирелгән сорауларга җаваплар Росреестрның рәсми сайтларына урнаштырылачак, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.


Фикер өстәү