Укытучы Гөлназ Рәҗәпова: “Чәчәкләрне карап кермәсәк, тынычлап йоклый алмыйбыз”

Чирмешән районының Туймәт мәктәбе укытучысы Гөлназ Рәҗәпованың ишегалды чәчкә белән тулган.  Мәктәптә 32 ел башлангыч сыйныф укучыларын укыта ул. Чәчәкләр дә аның өчен сабыйлар кебек. Һәркайсына белеп кагылырга кирәк. Шулкадәр гөл-чәчәкләрне ничек тәрбияләп бетерә икән ул?

– Җәйге матурлык – чәчәкләр дим мин. Чәчәкләрнең барысы да матур. Әмма  хризантема мультифлоралар күңелгә аеруча якын. Бишенче ел үстерәм.  Сортлары 84кә җитте, – ди Гөлназ Рәҗәпова. – Чит районнардан да сорап киләләр. Барысына да бик ошый. Үзебез дә шулар яныннан керә алмыйбыз. Матурлыкка сокланабыз. Төнлә чәчәкләрне карап кермәсәк, тынычлап йоклый алмыйбыз. Гомумән, авылда яшәү шундый рәхәт.

Ишек алдында гына түгел, урам якта да  чәчәкләре күп. Үтеп китүчеләрнең карарга кермичә калган көннәре юк. Туктап, йортларын әйләнеп чыгалар икән. “Капкабыз гел ачык. Кунаклар да күп  кайта. Бик шатланып каршы алабыз”, – төп йорт килене Гөлназ.

Үзе ул – күрше Керкәле авылыннан. Кияүгә килүенә дә 29 ел вакыт узган. Олы яшьтә  булса  да, әнисе дә чәчәкләрне күп итеп үстерә. Мөгаен, әлеге ярату  кызына  аннан күчкәндер.

Чәчәкләрне гаиләләре белән бергәләп үстерәләр икән. Ире  матур итеп чәчәк савытлары куярга урын ясый. Балалары  чәчәк утыртырга, савытларын ташырга булыша. Мәктәптә укучы кечкенә кызлары бабасы белән су сибешә. Савыттагы чәчәкләре генә 100гә җитә чөнки. Петунияләрен генә 360 төп санаган.  Моннан тыш, башка чәчәкләр дә бар әле.

– Ноябрь башында сабакларын кисеп, подвалга куябыз. Гыйнвар ахырында өйгә кертеп, үсентеләрен үстереп, сабакларын стаканнарда тамырландырабыз. Яз көне бакчага чыгарып утыртабыз. Август айларында чәчәк ата башлагач, 11-12 литрлы савытларга күчерәбез, –ди Гөлназ Рәҗәпова.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү