Әлфия Авзалова исемендәге фестивальдә 13 чит илдән катнашучылар булган

Быел Әлфия Авзалова исемендәге Халыкара фестиваль өченче мәртәбә узды. Сайлап алу этаплары инде тәмам, гала-концерт узачак көн һәм җиңүчеләр билгеле.

Быелгы фестивальгә 600дән артык гариза килгән. Бу хакта матбугат очрашуында аның кызы, Әлфия Авзалова исемендәге фонд җитәкчесе Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова сөйләде.

– Быелгы фестивальдә 12 яшьтән алып 35 яшькә кадәр егет-кызлар катнашты. Италия, Америка, Үзбәкстан, гомумән, 13 чит илдән катнашучылар гаризаларын җибәрде, без аларның чыгышларын онлайн режимда карадык. Мәскәү, Ульяновск, Киров һәм башка Россия шәһәрләреннән дә катнашучылар булды. Жюри составы бик көчле иде, шуңа да җиңүчеләр бик җентекләп сайланды. Җиңүчеләрне акчалата призлар көтә. Гала-концерт исә 23 октябрьдә Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында узачак, – диде ул.

Фестивальдә катнашучылар вокал, нәфис сүз, бию номинацияләрендә көч сынашкан.

Әлфия Авзалованың исемен мәңгеләштерү максатыннан узган һәм узачак чаралар турында Татарстан Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова сөйләде.

– Без шәхесләребезне барларга бурычлы. Аларның иҗади мирасын буыннан-буынга тапшырырга – олы бурычыбыз. Быел Әлфия Авзалованың тууына 90 ел тулды. Аның исемен мәңгеләштерү максатыннан шактый чаралар уздырабыз. Без инде күбрәк матди яктан ярдәм итәбез. Ә барысын да оештырып йөрүче – Зөлфия апа Авзалова. Декабрь аенда фәнни-гамәли конференция форматында тагын бер чара уздырырга ниятлибез, – диде ул.


Фикер өстәү