Казан Кремле Россиядә туристларның иң яраткан күренекле урыннар унлыгына кергән

Быел сигез ай эчендә Казанда 2,8 миллион турист булып киткән.

Казан Кремле Россиядә туристларның иң яраткан күренекле урыннарның берсенә әйләнгән. Ул илдә иң популяр урыннар унлыгына (алтынчы урынга чыккан) кергән. Бу хакта “РИА Новости” яза.

Сораштыруда катнашкан 1900 кешенең 48 проценты Татарстан башкаласының музей-тыюлыгында булган.
Ә инде туристларны иң мөкиббән иткән урын – Мәскәүнең Кызыл мәйданы. Санкт-Петербургның Исаакиев соборы – икенче һәм Эрмитаж – өченче урынга чыккан. Шулай ук Петергоф һәм Третьяков галереясе дә күпләрне үзенә җәлеп иткән.

Сүз уңаеннан, 2023 елның сигез аенда Казанда барлыгы 2,8 миллион кеше булып киткән. Узган елдагы белән чагыштырганда, туристлар саны якынча 300 меңгә арткан.


Фикер өстәү