Владимир Путин: “Израильдәге хәлләр АКШның Якын Көнчыгыштагы сәясәтенең барып чыкмавын күрсәтүче бик ачык мисал”

Израиль-Палестина конфликтының кискенләшүе Америка хакимиятенең Якын Көнчыгыштагы сәясәтенең барып чыкмавын күрсәтүче бик ачык мисал булып тора. Россия Президенты Владимир Путин Гыйрак Премьер-министры Мөхәммәд ас-Судани белән очрашуында шулай дип белдергән. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.

“Украина кризисы да дәвам итә. Кызганычка, Якын Көнчыгыштагы хәлләрнең дә кинәт кенә кискенләшүен күрәбез. Минем фикерем белән күпләр килешер дип уйлыйм: Кушма Штатларының Якын Көнчыгыштагы сәясәтенең барып чыкмавын күрсәтүче бик ачык мисал бу. Алар биредәге хәлләрне үзләренчә генә җайга салырга маташты. Кызганычка, ике як өчен дә кулай булган юллар эзләп мәшәкатьләнмәде”, – дигән дәүләт башлыгы.

Аның әйтүенчә, АКШ, бәйсез мөстәкыйль Палестина дәүләтен булдыру буенча БМО Иминлек советы карарын тормышка ашыруны тулысынча инкарь итеп, Израильгә дә, Палестинага да басым ясап килгән.


Фикер өстәү