Иске яңаны саклый. Казандагы кайсы тарихи биналарга заманча сулыш өреләчәк?

Шәһәр өчен мөһим корылмаларга яңа сулыш өреләчәк. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендә кайбер корылмаларны карап-барлап чыкты.

Моңа кадәр ЦУМ урнашкан бинада Халык-сәнгать һөнәрләре һәм осталар үзәге ачарга ниятлиләр. Биредә остаханәләр, җитештерү мәйданнары, осталык дәресләре уздыру өчен махсус урыннар булыр дип көтелә. Якын арада төзүчеләр эшкә тотыначак. «Иң мөһиме – бу урын кешеләрне тартып торучы үзәк булырга тиеш», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Бишбалта бистәсендә урнашкан янгын сүндерү депосы ХХ гасырның 30 нчы елларындагы архитектура корылмасы санала. Соңгы елларда Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы карамагында булган. Авария хәлендә, дип табылуы сәбәпле сүтелергә тиеш булган. Җәмәгатьчелек бинаны саклап калуны сорагач, Татарстан Рәисе ярдәмендә аны 2016 елда консервацияләү турында карар чыгардылар. Казан башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты биредә яшьләр үзәге ясарга тәкъдим итә. Биредә булачак конструкторлар һәм инженерлар әзерләү өчен техник юнәлештәге дәресләр оештырырга ниятлиләр. Рөстәм Миңнеханов, тәкъдимне хуплап, бинаның төзеклеген тикшерергә кушты. Татарстан Рәисенә Янгын сүндерү депосы янәшәсендә яңартылган Балыкчы бакчасында башкарылган эшләр турында да сөйләделәр.

Рөстәм Миңнеханов Гаяз Исхакый урамында ХVIII гасырда төзелгән торак йортны да барып күрде. Бу бина мәдәни мирас объекты булып санала. Хәзер аның 30 проценты гына сакланып калган. Архитектор-реставратор Альбина Хәйруллина Татарстан Рәисенә корылманы кабат сафка бастыру һәм аннан файдалану юлларын тәкъдим итте.

Татарстан Рәисе Юныс мәйданын төзекләндерү нәтиҗәләре белән дә танышты. Бу мәйданчык ХVIII гасырның икенче яртысында булдырылган. ХХ гасыр башларында 4 бакчаны берләштерүче сквер-мәйданга әйләнгән. Төзекләндерү 2020 елда башланды. Биредә яктырткычлар урнаштырылган, җәяүлеләр сукмаклары төзекләндерелгән, татар йортының эчке күренешен чагылдыручы әйберләр – сандыклар, эскәмияләр урнаштырылган.

Юныс мәйданыннан соң Рөстәм Миңнеханов 1905 елда төзелгән Александров-Петцольдның сыр кайнату заводы комплексына тукталды. Завод биналары мәдәни мирас объектлары, ХIХ гасыр ахыры – ХХ гасыр башының сәнәгать архитектурасы үрнәге булып тора. Петцольд заводын төзекләндерү планында галереялар, татар милли ашлары рестораны, офислар, кунакханәләр булдыру күздә тотыла. Татарстан Рәисенә Түбән Кабан күле һәм Камал театрының яңа бинасы тирәсендәге урыннарны төзекләндерү турында да сөйләделәр.

Ахырдан Рөстәм Миңнеханов Горький паркында булды. Биредә парк капкасын реконструкцияләү эшләре алып барыла. Шунда ук Рәискә «Аэромост» аркан юлы проектын тәкъдим иттеләр. Ул 3 станциядән: Горький паркы, «Урам» экстрим-паркы һәм «Ак Барс Арена» стадионы станцияләреннән торачак.


Фикер өстәү