Ашаган белми, түләгән белә: балаларның җәйге ялыннан әти-әниләр канәгатьме?

Көзге шыксыз көндә Хөкүмәт йортында эссе җәйгә йомгак ясадылар. Төгәлрәк әйтсәк, лагерьларда ял иткән Татарстан балаларын санадылар. Быелгы җәй хәвеф-хәтәрсез узып китте китүен, ә балалар һәм әти-әниләр канәгать калганмы? Лагерьлар саны арта, начар хәлдәгеләре төзекләндерелә, ә ял итүче балалар саны ни сәбәпле кими?

Бу һәм башка сорауларга Министрлар Кабинетында узган брифингта җавап эзләдек. Татарстанның яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков сүзен санлы күрсәткечләрдән башлады.

– Быелгы җәйге каникулларда 148704 бала сәламәтләндерү лагерьларында ял итте. Шул рәвешле планның 91 проценты үтәлде. Балаларны 131 шәһәр яны, 46 палаткалы лагерь кабул итте, шулай ук Мәгариф министрлыгы линиясе буенча 68 меңләп бала җәен 1377 көндезге, ял һәм хезмәт лагерьларында уздырды, – дип сөйләде ул.

Сүз уңаеннан, 2022 елда җәйге лагерьлар 154 мең баланы кабул иткән. Быел бу сан кимрәк. Сәбәбен министрдан сорадык.

– Җәйге ялын лагерьда уздырырга теләүчеләр саны елдан-ел арта гына. Ә быел ял итүчеләр санының кимрәк булуы 13 лагерьда капиталь ремонт эшләре баруына бәйле. Икенче елга ул лагерьларны эшләп бетерәбез, балалар саны да артыр, – дип җавап бирде ул.

Быел Татарстанда җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә җәмгысы 2,3 млрд сум акча тотылган. Узган ел исә бу сумма 19 процентка кимрәк булган.

– Финанслау 330 млн сумга артты. Бу исә туклануны оештыру, медицина хезмәте күрсәтү, канцтоварлар, мәдәни программа һәм коммуналь хезмәтләр өчен чыгымнар артуга бәйле, – дип аңлатты Садыйков.

Тагын бераз санлы мәгълүмат. Быел республика лагерьларында Луганск һәм Донецк халык республикаларыннан килгән 745 бала өчен бушлай сменалар оештырылган.

– Хәзерге вакытта Лисичанск һәм Рубежныйдан килгән 187 бала өчен тагын бер смена уза. Ул 22 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Алар өчен психологик ярдәмне үз эченә алган махсус программа әзерләнгән, – дип дәвам итте яшьләр эшләре министры.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Асадуллина быелгы яңалыклар белән таныштырды.

– Елдагыча, без авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче, тәрбиягә алынган, сәламәтлекләре чикле балалар өчен, төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда актив катнашучы сәләтле укучылар өчен сменалар оештырабыз. Безгә интернат мәктәпләрдә сәламәтлекләре чикле балалар өчен мәктәп яны лагерьлары оештыруны сорап мөрәҗәгать итүчеләр күп иде. Быел без Арча, Әлмәт, Лаеш районнарында 120 бала өчен шундый сменалар да оештырдык, – диде ул.

Әйләнә дә килә җәйләр…

Елдагыча, лагерьлар турындагы сөйләшүдә юллама бәяләре дә телгә алынды. Яшьләр эшләре министрлыгы тәкъдим иткән 2023 ел бәяләрен таблицадан күреп була.

– Республика лагерьларына юлламалар бәясе узган елгыдан артмады диярлек. Коммерцияле лагерьларга килгәндә, алар бәяне үзләре билгели. Шуңа да алар өчен җавап тота алмыйбыз, – диде Ринат Садыйков.

Юлламаларга бәяләр артмаса да, елның-елында әти-әниләр кесәсенә суга торган проблема булып кала бирә ул. Хезмәттәшебез Эльвира Вәлиева да шулай ди.

– Улым спорт мәктәбенә йөри, шуңа күрә безгә балалар лагерена бару, кем әйтмешли, ихтыяри-мәҗбүри. Былтыр җәй көне Яшел Үзәндәге «Мирас» лагерена бардык, бәясе 22 мең сум иде. Каникул саен баланы бу бәягә лагерьга җибәрү кесәгә суга, гаиләдә ике-өч бала тәрбияләүчеләр дә бар бит әле. Шуңа күрә быел арзанлырак лагерь сайладык. Язгы каникулда да, җәй көне дә Биектаудагы «Молодежный» лагерена бардык. Бәясе – 12 мең сум, өстәмә чыгымнар белән 18 мең сумга төште. Сыйфаты бәясенә күрә димәс идем, балаларга биредә күбрәк ошый. Көзге каникулда да шул лагерьга барачаклар. Тик шунысы бар: бәясе арзанрак булган лагерьга эләгүе бик авыр, – диде ул.

Балаларның җәйге ялы – саннарда

– 1554 лагерьда җәмгысы 148704 бала ял иткән;

балалар ялы өчен 2331,9 млн сум акча тотылган (узган елгыдан 330,94 млн сумга күбрәк). Шуларның 203,5 млн сумы – әти-әниләр акчасы;

– 38046 кешегә бушлай юллама бирелгән;

– 4937 бала – Кара диңгез буенда, 3797 бала – Краснодар краенда, 1140 бала Кырым Республикасында ял иткән, 500ләп кеше «Артек» һәм «Орленок» халыкара балалар үзәгенә җибәрелгән.

2023 елның җәендә лагерьларга юллама бәяләре

Профильле программалары һәм тематик юнәлеше булган лагерьда 18 көнлек смена 18172 сум
Бюджет оешмаларында эшләүчеләрнең балалары өчен 21 көнлек смена 18397 сум
Чатырлы лагерьда 7 көнлек смена 7397 сум
Коммерцияле лагерьда 18 көнлек смена 24572 сум

Лилия Гыймазова

Фото: Татар-информ

 

 


Фикер өстәү