Татарстанда һәлакәт урыныннан качкан 83 яшьлек әбине машина йөртү хокукыннан мәхрүм иткәннәр

Түбән Кама шәһәрендә 83 яшьлек пенсионер хатын-кызны авария булган урыннан качып киткән өчен машина йөртү таныклыгынан мәхрүм иткәннәр. Бу хакта “Татар информ” шәһәр Дәүләт автомобиль инспекциясе мәгълүматларына таянып яза.

Болай булган. “Пенсионер Volkswagen Passat” машинасында Тынычлык проспектындагы йорт ишегалдында куеп калдырылган “Hyundai Solaris”ка килеп бәрелгән. “Hyundai”, алга “сөрлегеп”, “ВАЗ 2110” автомобиленә килеп кергән. Өлкән яшьтәге йөртүче, кеше-кара күргәнче диптер, авария урыннан тиз генә китеп барган.
Соңыннан аны тапканнар. Суд әбине бер елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм иткән.


Фикер өстәү