Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәтнең төбәкләрне үстерү буенча комиссиясе штабы утырышында катнашты

Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин Хөкүмәтнең төбәкләрне үстерү буенча комиссиясе президиумы (штабы) утырышын үткәрде. Анда илкүләм һәм федераль проектларны тормышка ашыруның барышы каралган. Утырыш эшендә Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Марат Хөснуллин, быел 9 ай йомгаклары йомгаклары буенча төзелеш тармагын үстерүне бәяләп, уңай динамиканы билгеләп үтте. “Төзелеш тармагында эшләр күләме узган елның шушы ук чорындагы белән чагыштырганда 9 процентка арткан. Өч ел эчендә тармакта үсеш 24 процент тәшкил итә. Өч ел дәвамында тотрыклы үсеп килүче бердәнбер тармак бу”, – диде вице-премьер.

Торакны файдалануга тапшыруга килгәндә, 9 айда чама белән 80 миллион квадрат метр торак мәйданы төзеп тапшырылган. Бу – узган елның шушы ук чорындагыга караганда 0,7 процентка зуррак сан.


Фикер өстәү