Сыналдык – сынатмадык: Мөслим районында «Туган як» агрофирмасы алдынгыларын хөрмәтләделәр

Узган якшәмбедә республикада Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көнен билгеләп үттеләр. Мөслим районында «Туган як» агрофирмасы да игенчеләрен һәм терлекчеләрен, гомумән, табыныбызны мул ризыклы итәр өчен үз көчләрен кызганмый эшләгән тырыш хезмәт кешеләрен бәйрәмгә җыйды.

Алар арасында кыр батыры Илнар Сөләйманов та бар иде. Ул быелгы урып-җыюда 39 мең центнер ашлык җыеп алуга ирешкән. «Туган як» агрофирмасында эшләвенә дә 20 елга якын икән инде.

– Әтием дә гомер буе колхозда эшләгән. Кечкенәдән үк аның хезмәтен күреп үскәнгә, шәһәргә китү, кайсыдыр башка өлкәне сайлау турында уйлаганым да булмады. Авылның саф һавасы, табигате һәм тыныч булуы ошый миңа, – диде ул.

Алдынгы комбайнчы әйтүенчә, мул уңыш җыеп алуга күп төрле факторлар йогынты ясый. Беренчесе тырышлык булса, икенчесе табигать шартларының да уңай килүе кирәк.

– Болардан тыш, эшкә тотынганчы техниканы карап-әзерләп куя белү дә, җитәкчелекнең запас частьлар белән вакытында тәэмин итүе дә һәм, әлбәттә инде, уңыш елмаю да кирәк. Һәр ел үзенчәлекле. Быел урып-җыюга иртә керештек, эшләрне дә иртә тәмамладык. Ел коры булганлыктан, уңыш узган елга караганда азрак булды, әмма булганының бөртеген дә сарыф итмичә җыеп алу мөмкинлеге туды. Соңгы елларда авыл халкының үзәгенә үткән иң зур проблема – корылык. Халыкка да, авыл хуҗалыгына да йогынтысы зур аның. Мондый коры елларда әйбәт уңыш алуда җирне сыйфатлы  итеп эшкәртү, корылыкка чыдам орлыклар утырту, корткычларга каршы чаралар куллану, яфрактан тукландыру һәм ашламалар кертү зур роль уйный, – дип саный Илнар Сөләйманов.

Агрофирмада механизаторлар династиясе дә хезмәт куя. Евгений Үтәганов – теләсә нинди авыл хуҗалыгы техникасын иярли ала торган тырыш механизатор. Кирәк икән комбайн штурвалын тота, кирәк икән, теләсә нинди заманча тракторны иярли.

– Әтиебез дә гомер буе механизатор булып эшләде. Балалар бакчасыннан бирле аның янәшәсендә йөрүемне хәтерлим. Җир эшен яратканга  бу тармакта 16 ел эшлим, – диде Евгений.

Бертуган энесе Марсель да абыйсы юлыннан киткән. Баштарак Евгенийның комбайнчы ярдәмчесе булып йөргән дә, 2018 елда үзе дә мөстәкыйль эшли башлаган.

– Комбайнда да, тракторда да эшлим, ләкин соңгысында эшләү күбрәк ошый. Язын – чәчүдә, җәен – урып-җыюда, көзен җир эшкәртәм. Эшемне яраткач, авырлыгын сизмим дә, – дип елмайды Марсель.

Егетләрнең икетуганнары Рөстәм Абзалов та шушы ук агрофирмада хезмәт куя.

– Мин моңарчы җиде ел «Агромастер» агрофирмасында комбайн йөрттем. Ә бу агрофирмада эшли башлавым очраклы рәвештә генә килеп чыкты. Абыем бер көнгә генә үзен алыштырып торуны сораган иде. Эш шартларын ошаттым да шушында калдым. Инде бирегә килүемә дә өч ел булды. Миңа кыр корабын иярләү күбрәк ошый, трактор күңелемә бик якын түгел. Урып-җыю вакытын түземсезлек белән көтеп алабыз. Шул көннәр җитүгә, йөрәк  ешрак тибә башлый төсле, күңел кырга ашкына. Бердән, күкрәп үскән иген кыры сагындырса, икенчедән, ярыш, азарт дәрте уяна. Хезмәт хакларыннан канәгать, тик бер теләк бар: яхшы комбайнчыларны билгеләгәндә барысына да бер төрле эш шартлары тудырылсын иде, – диде Рөстәм.

Кырлардан кайткан ашлыкны үлчәп, ындыр табагына озатучы Ания Сафина да  озак еллар һөнәренә тугрылык саклый.

– Элеккеге еллар белән чагыштырганда, эшләү шартлары җир белән күк арасы кебек. Эшли торган биналарыбыз якты, матур. Ашлык электрон үлчәү аша уза, компьютер – төп ярдәмчебез. Хезмәт хаклары да, җитәкчеләр дә яхшы. Үзгәрешләр хәтта ашлык күләмендә дә сизелә. Колхозлар заманында гектарыннан 18–19 центнер ашлык җыеп алсак, бик куана идек. Хәзер гектарыннан зур күләмдә уңыш алып эшлибез.  Тумышыбыз, бар булмышыбыз белән авылдан булгач, авыл хуҗалыгы – күңелебезне биреп эшләгән өлкә. Комбайнчылар сезонны ничек көтеп ала, без дә шулай ук ашкынабыз, – диде ул.

«Туган як» агрофирмасы директоры Раил Җиһангиров:  

– Быел сыналдык, әмма сынатмадык, чөнки эшләрне вакытында эшләп чыгу өчен һәркем тырышты. Кырау сугып, басуларга кабаттан бөртек чәчәргә туры килде. Нигезебез яхшы иде: туфракка ашламалар мулдан кертелде, техниканы да әзерләдек. Республика буенча караганда, иң алдынгы хуҗалык димәсәк тә, үзебезгә җитәрлек ашлык әзерли алдык. Ике ел рәттән безнең алда «Чаллы икмәге» җәмгыяте өчен бодай, арыш җитештерү бурычы тора. Без быел да өченче класслы бодай белән тулысынча тәэмин итәрлек ашлык әзерли алдык. Шул ук вакытта инде киләсе елга максатлар куеп эшлибез. Техниканы да яңартасыбыз килә. Инвесторларыбыз Рафаэль һәм Эдуард Юнысовларга рәхмәт. Алар быел 125 млн сум инвестиция кертеп, эш шартларын яңарттылар, егетләребезгә шәһәрдән ким булмаган яшәү шартлары тудырдылар. Бүген агрофирмада 46 механизатор эшли. Аларның уртача хезмәт хакы – 65 мең сум.

«Чаллы икмәге» җәмгыяте генераль директоры Эдуард Юнысов:

– «Туган як» агрофирмасы – үзләрен 3 нче класслы ашлык белән тулысынча тәэмин итүче бердәнбер оешма. Эшчеләренә уңайлы булсын өчен яңа офис төзеделәр, авылны үстерү, аның киләчәге өчен тырышалар, яңалыкка омтылалар. Быелгы Уңыш бәйрәмен  яңа форматта – гаиләләр өчен Сабантуй формасында уздырулары да – моңа дәлил.

Зөһрә Садыйкова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 


Фикер өстәү