Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәтнең 70 еллыгына багышланган чараларда катнашты

Бүген Әлмәтнең  70 еллыгы билгеләп үттеләр. Бу вакыйгага багышланган тантаналы чара «Нефтьче» мәдәният йортында узды.

Дәүләт Советы Рәисе, Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәренең Мактаулы гражданы Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән  әлмәтлеләрне юбилейлары белән котлады.

«Әлмәт бүген республиканың алдынгы шәһәрләренең берсе, — дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин, — биредә эре сәнәгать предприятиеләре уңышлы эшли, яңа социаль объектлар төзелә, нефтеград актив үсеш ала һәм тулы тормыш белән яши».

Хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре белән Дәүләт Советы Рәисе Нефтеград ветераннарына мөрәҗәгать итте, Әлмәт һәм Әлмәт районы тарихында якты эз калдырган кешеләрнең исемнәрен атады.

«Әлмәттә яшәү һәм эшләү өчен барлык шартлар тудырылган һәм мин 70 ел бу байлыкны булдырган барлык җитәкчеләргә рәхмәтлемен. Шәһәр үсеше перспективасы – ышанычлы кулларда, нефтеградның киләчәге зур булыр дип ышанам», — диде Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән аралашканда.

 

 


Фикер өстәү