Әлмәт прокуратурасына яңа җитәкче билгеләнде

Әлмәт прокуратурасында кадрлар үзгәреше булды. 8 ноябрьдә оператив киңәшмәдә яңа прокурор билгеләнүе турында игълан ителде. Ул юстициянең өлкән киңәшчесе Илдар Исмәгыйлев булды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» Татарстан прокуратурасына сылтама белән хәбәр итә.

Илдар Исмәгыйлев 1979 елның 20 ноябрендә Мамадыш шәһәрендә туган. Татарстан Республикасы прокуратурасының Федераль иминлек, милләтара мөнәсәбәтләр һәм экстремизмга, терроризмга каршы тору турындагы законнарның үтәлешен күзәтү бүлеге җитәкчесе була.

Әлмәт прокуроры вазифасын биләгән Дамир Яфизов отставкага китте.

 


Фикер өстәү