Башкортстанда тишелгән тәгәрмәч аркасында «Мерседес»ның шоферы һәм пассажиры һәлак булган

Башкортостанның Йәрмәкәй районында юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше һәлак булган дип хәбәр итә төбәк дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте. «Башинформ» хәбәр иткәнчә, авария көндез Рятамак — Яңа Сулли автомобиль юлының 1 км булган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, 49 яшьлек ир-ат  идарә иткән «Мерседес GL 450» хәрәкәт барышында кюветка төшеп китә.

Шофер ашыгыч медицина ярдәме килгәнче һәлак була. Аның 47 яшьлек пассажиры шул ук көнне кич хастаханәдә вафат була. Бер версия буенча, машинаның юл читенә төшеп китүенең сәбәбе хәрәкәт вакытында тишелгән арткы тәгәрмәч булган.

«Искәртеп узабыз, машина йөртүче элек исерек хәлдә машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән иде, юл — транспорт һәлакәте вакытында куркынычсызлык каешы белән бәйләнмәгән булган», — дип белдергәннәр ведомствода.

Автомобиль һәлакәтенең факты буенча тикшерү үткәрелә, берничә экспертиза үткәрү билгеләнгән.


Фикер өстәү