Тиктормас бензин. Алда безне нәрсә көтә? Ягулыкның сыйфаты ни хәлдә?

Машинадан төшеп, җәяү йөрергә туры килмәгәе. Бензин бәясе кыйммәтләнүгә аптыраган «тимер ат» хуҗалары әнә шулай ди. Бүген АИ-92 маркалы бензинның бер литры 50 сумлык чиктә тирбәлә. Мондый бәяләрдән башы әйләнгән машина йөртүчеләр соңгы атналарда ил Хөкүмәте тырышлыгы белән ягулык бәяләренең бераз төшкәнен дә сизми калды кебек. Алда безне нәрсә көтә? Ягулыкның сыйфаты ни хәлдә? Бу хакта белгечләрдән сорадык.

Чыгымнар күбәйде

Казанда яшәүче Нәзилә Гәрәева – гел рульдә. Өч бала әнисенең күп вакыты төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнүче улларын бер урыннан икенчесенә йөртеп уза.

– Олы улым сәнгать мәктәбенә йөри. Уртанчысы футболга мөкиббән киткән, кечкенәсе – йөзүче. Өчесе өч төрле юнәлеш буенча шөгыльләнгәч, берсен тренировкага илтеп, икенчесен өйгә алып кайтканчы көн уза. Эшкә дә чыга алмыйм, билгеле. Балаларны шәһәр буйлап йөртү өчен генә дә атнасына уртача 40 литр бензин кирәк. Автомобиль ягулыгына атнага 2 мең сумнан артык акча китә. Ишле гаилә өчен бу бик күп, – ди күпбалалы әни.

Татарстанда ягулык-энергетика ресурсларын сак куллану һәм аның сыйфатын тәэмин итү идарәсе хәбәр итүенчә, бу атна башында республикада АИ-92 маркалы бензинның бер литрының иң югары бәясе 49 сум 40 тиен торган. Чагыштыру өчен: Идел буе федераль округы буенча әлеге күрсәткеч – 51 сум 50 тиен. 7 ноябрьгә алынган мәгълүматларга караганда, Татарстанда АИ-95 маркалы бензинны, күп дигәндә – 53 сум 45 тиенгә, дизель ягулыгын исә 59 сум 30 тиенгә сатканнар.

Финанс киңәшче Аяз Мифтахов әйткәнчә, бүген халыкның кеременә караганда, чыгымнары тизрәк үсә.

– Узган ел илдә махсус хәрби операция игълан ителгәч, ә аңа кадәр коронавирус чорында да халык акчаны артык әрәм-шәрәм итмичә, җыеп баруга керешкән иде. Быел исә кесәдәге акчаны тота башладылар. Шуңа күрә чыгымнар тагын да күбәеп китте. Ә керемнәр әллә ни артмый, – ди белгеч.

«РИА Рейтинг» мәгълүматларына караганда, Татарстанда яшәүчеләрнең уртача хезмәт хакына аена 1007 литр АИ-92 маркалы бензин сатып алырга мөмкин. Әлеге күрсәткеч буенча без ил күләмендә – 30 нчы урында. Чагыштыру өчен: күрше Башкортстан – 38, Удмуртия – 50, Чувашия – 62 нче баскычта. Мәскәүдә айлык акчага 2222 литр «92ле» ягулык сатып алырга мөмкин. Ил башкаласы, Ямал-Ненец автоном өлкәсен уздырып, исемлекнең икенче баскычында урнашкан.

Тиенләп төшә

– Ягулык-майлау материалларына бәя арту ит, икмәк кебек һәркемгә кирәкле авыл хуҗалыгы продукциясенең үзкыйммәтенә дә тәэсир итә, – ди Казан дәүләт аграр университеты доценты, икътисадчы Илгизәр Гайнетдинов. – Урып-җыю эшләрендә дә, терлеккә азык әзерләгәндә дә ягулык-майлау материаллары бик күп тотыла. Аларның бәясе арткан саен, бу, шул исәптән, сөт, ашлык бәяләрендә дә чагылыш таба. Дөрес, ил Хөкүмәте берникадәр чаралар күрде. Бу, беренче чиратта, күмәртәләп сату бәяләрен йөгәнләүгә кагылды. Ягулыкны ваклап сату бәяләре дә төшәчәк, диделәр. Тик автомобиль йөртүче буларак моны сизмәдем. Бәя артканда өч-биш сумга күтәрелә, төшкәндә исә 10–20 тиенгә генә кими. Ул күз алдау гына, минемчә. Тагын шунысы да бар: ягулык-майлау материалларының кыйммәт булуы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрнең кесәсенә суга. Бу исә табыш кимүгә китерә. Соңгы ике елда ашлыкка бәя артмый. Димәк җирдә эшләгән кешегә моннан файда юк, авыл хуҗалыгы табышсыз булып күренә. Бу исә чәчүлек мәйданнары кимүгә, мөгезле эре терлек саны азаюга китерә. Гомумән, бәяләргә даими контроль булырга тиеш. Кызганыч, алар үсүен дәвам итә.

Ел азагына кадәр ягулык бәяләре арту инфляция күрсәткече дәрәҗәсендә сакланачак, дип фаразлый Татарстан Иҗтимагый палатасының финанс һәм икътисад мәсьәләләре буенча белгече Фәнис Хөсәенов.

– 2019 елдан бирле илнең эчке базарында ягулык бәяләре демпфер механизмы белән көйләнә. Ул дизель ягулыгы һәм бензинга эчке бәяләрне берүк дәрәҗәдә саклап тоту мөмкинлеген тәэмин итә. Ягъни бәяләр артса да, алар инфляция күрсәткече дәрәҗәсеннән узмый, – ди белгеч. – Демпфер механизмы ничек эшли соң? Ягулыкка экспорт һәм эчке бәяләрне чагыштыралар да, әгәр нефть компанияләре өчен товарны читкә озату отышлырак булып чыга икән, аларга бәя аермасын бюджет хисабыннан каплыйлар. Киресенчә булса, оешмалар казнага үзләре акча түли. Соңгысы, мәсәлән, базарда нефтькә бәяләр төшкәндә күзәтелә. Тик быел Россия бюджетының дефициты артты. Шуңа күрә 1 сентябрьдән ил Хөкүмәте нефть компанияләренә демпфер түләүләрен икеләтә киметү турында карар кабул итте. Бу эчке базарда бәяләр артуга китерде дә инде. Ягъни нефть компанияләренә чималны экспортка озату отышлыракка әйләнде. Тик соңгы арада бәяләр тотрыклылануын күрәбез. Моңа ил Хөкүмәте тарафыннан бензин һәм дизель ягулыгын читкә озатуны вакытлыча тыю, демпфер түләүләрен элеккеге хәленә кайтару бәрабәренә ирештеләр. Быел ел азагына кадәр инфляция 7–8 процент дәрәҗәсендә булачак дип көтелә. Моннан чыгып, бензин бәясе күпмегә артырга мөмкин икәнен дә фаразларга мөмкин.

«Бүген кайгырудан файда юк»

Хәзерге вакытта тармакта вазгыятьнең тотрыклылыгын Татарстанның Нефть продуктлары белән тәэмин итү предприятиеләре ассоциациясе җитәкчесе Ирек Сөләйманов та инкарь итмәде.

– Ил Хөкүмәте тарафыннан кабул ителгән чаралар нәтиҗәле булды. Шөкер, бүген ягулыкка бәяләр тотрыклы. Базарда нефть продуктлары җитәрлек күләмдә бар. Барлык ягулык салу станцияләре эшли. Шуңа күрә алга таба бар да тәртиптә булачак, дип уйлыйбыз. Әйе, моңа кадәр бәяләр күтәрелде. Тик хәзер вазгыять уңай якка үзгәрде. Ел азагына кадәр нәрсә булачагын фаразлау бик үк дөрес түгел, минемчә. Әмма бәяләр артмаячак, дип уйлыйм. Бүгенге бәяләр базар шартларына туры килә. Ягулыкны күмәртәләп сату бәяләренең төшүе ягулык салу станцияләре хуҗаларына өстәмә бәя кую мөмкинлеген бирде. Без барыбыз да, шул исәптән шәхси ягулык салу станцияләре хуҗалары да, тотрыклылык яклы. Чөнки барыбыз да – шундый ук кулланучылар. Иң мөһиме, ягулыкны күмәртәләп һәм ваклап сату арасында аерма булу кирәк. Дөрес, теләсә нинди оешма табыш алу өчен төзелә. Ни генә дисәк тә, хезмәт хакларын түләргә, оешманы үстерергә кирәк. «Ягулык бәяләре тагын югары үрмәли башламасмы?» – дип алдан борчылуның кирәге юк. Бүген моннан башка да мәшәкатьләр җитәрлек, – диде җитәкче.

 

Сан

Ел башыннан бирле Татарстанда АИ-92 маркалы бензин – 3 сум 63 тиенгә, ягъни 7,9 процентка арткан. АИ-95 маркалысы – 5 сум 24 тиенгә, ягъни 8,62 процентка үскән. Барыннан да бигрәк, дизель ягулыгы кыйммәтләнгән. Ел башыннан бирле ул – 5 сум 33 тиенгә, ягъни 9,81 процентка арткан.

 

Кечкенә «заправка»лар куркыныч

Татарстан Министрлар Кабинеты карары нигезендә, республикада ел саен көз көне ягулыкның сыйфатын тикшерү буенча махсус айлык уза. Башкаладагы ягулык салу станцияләренең берсендә узган рейдта «ВТ» хәбәрчесе дә катнашты.

Татарстанда ягулык-энергетика ресурсларын сак куллану һәм аның сыйфатын тәэмин итү идарәсе белгечләре станциядәге ягулык төрләрен махсус савытларга агызып алды. Алга таба аларны лабораториягә озатачаклар һәм җентекле тикшерү үткәрәчәкләр. Сыйфатсыз ягулык табыла икән, бу хакта тиешле документ төзелә һәм ягулык салу станциясе хуҗаларына хәбәр ителә.

– Без ягулыкның сыйфатын даими тикшереп торабыз. Ел башыннан бирле 1,6 мең проба алынды инде. Махсус айлык кысасында гына да 80 ягулык салу станциясеннән 200дән артык проба алдык, – дип сөйләде идарәнең бүлек җитәкчесе Шамил Гомәров. – 2005 нче елларда тикшерүгә алынган барлык пробаларның 20–30 проценты сыйфатсыз дип табылса, бүген әлеге күрсәткеч 1–2 проценттан артмый. Шул ук бензинның, мәсәлән, 15 төрле күрсәткече бар. Аның берсе генә тиешле нормативларга туры килми икән, әлеге төр ягулык сыйфатсызлар рәтенә эләгә. Районнардагы кечкенә ягулык салу станцияләрендә начар ягулык сату очраклары күбрәк. Чөнки алар еш кына ягулыкны берүк бензовоз белән ташый. Мичкәне яхшылап юып та тормыйлар. Нәтиҗәдә ягулыкка чит катнашма эләгә. Шуңа күрә исеме билгеле булган, зур ягулык салу станцияләрен сайларга киңәш итәбез. Аларга, халыкны алдап, акча эшләүдән бигрәк, намуслы исемнәре өстенрәк.

Махсус айлык нәтиҗәләре ноябрь азагында билгеле булачак. Административ хокук бозулар кодексы нигезендә, Таможня берлегенең техник регламентын үтәмәгән өчен, ягулык салу станцияләре хуҗаларына еллык керемнең 1 проценты, әмма 500 мең сумнан да ким булмаган күләмдә штраф яный.

 

 

 

Эльвира ВӘЛИЕВА


Фикер өстәү