Валентина Матвиенко күпбалалы гаиләләргә шәхси торак һәм аз катлы йортлар төзү программаларын булдырырга тәкъдим иткән

Күпбалалы гаиләләргә салым түләү буенча өстенлекләр бирергә, шул исәптән аларны керемгә салымнан азат итү мөмкинлеген карарга кирәк. Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко шулай дип белдергән.

Моннан тыш, ул мондый гаиләләргә шәхси торак һәм аз катлы йортлар төзү программаларын булдырырга тәкъдим иткән. Сенатор фикеренчә, 30-40 яшлек ир-егетләр һәм хатын-кызларга, ягъни киләчәктә бала алып кайту ихтималы зур булган гаиләләргә аерым игътибар бирергә кирәк. Валентина Матвиенко сүзләренә караганда, оныклар тәрбияләүче әби-бабайларга да ярдәм итү турында уйлану артык булмас.


Фикер өстәү